Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы хезмәтләрне гадиләштерелгән формада алырга мөмкинлек бирә.
Шул исәптән транспорт чарасын теркәргә, машина йөртүче таныклыгын алырга була. Хәзерге вакытта күп кеше www.gosuslugi.ru порталыннан файдалана һәм әйтелгән хезмәтләрне электрон формада ала. Акчаны да шуннан түләргә була.
ЮХИДИга дәүләт хезмәтләре порталы аша ничек язылырга?
Моның өчен башта дәүләт хезмәтләре бердәм порталында htps.// www.gosuslugi.ru ccылкасы буенча теркәлергә кирәк. Аннан соң булачак кабинетның шәхси теркәлүе бүлеге аша узасың.
Сезнең дәүләт автоинспекциясе күрсәткән дәүләт хезмәтләрен ике төрле юл белән алырга мөмкинлегегез бар: электрон яисә шәхси кабул итү. Шулай да гариза бирүдә электрон юлны сайларга тәкъдим итәләр. Әгәр дә барысы да тәртиптә булса, ЮХИДИ дәүләт хезмәтен күрсәтә. Юк икән – сәбәпләре ачыклангач язмача баш тарту булачак.
Транспорт чарасын теркәүгә яисә машина йөртүче танык-лыгын алуга гариза биргәннән соң сез билгеләнгән вакытка ЮХИДИга киләсез һәм хезмәтне чиратсыз аласыз.
Дәүләт хезмәте порталыннан файдалануның төп өстенлекләре: тәүлек дәвамында бу хезмәттән, түләү системасыннан, уңайлы сервислардан файдалану, хезмәтне уңайлы урыннан чиратсыз алу, хезмәт нәтиҗәсенә шикаять белдерү мөмкинлеге бар.