Үрнәк бистәсендә яшәүче Равил Фатыйхов: “Күлтәс авылында яшәүче Илсур абый Заһидуллинны хәтерлисезме? Аңа шушы көннәрдә 85 яшь тула”, – дип шалтыратты
Хәтерлим, билгеле! Ул районда иң тыйнак җитәкчеләрнең берсе булып хәтердә саклана. “Илсур абыйны бергәләп котлап кайтыйк”, – дидем.
Равил Шамил улы бик төгәл кеше, билгеләнгән вакытта, билгеләнгән урында көтеп тора иде инде. Без аның белән, абыйсы Камил белән күптәнге танышлар. Фатыйховлар, гомумән, районда танылган, үз кыйблаларыннан тайпылмый торган шәхесләр. Камил Фатыйхов районда иң беренче фермерларның берсе, колхоз рәислегеннән китеп, үҗәтләнә-үҗәтләнә үзенә тиешле пай җирләрен, техникасын алып эшли башлаган иде. Хәзер улы белән матур гына эшчәнлек алып баралар, күпме кешене терлек азыгы белән тәэмин итеп торалар.
Равил Фатыйхов унынчы сыйныфны бетергәч тә укытучы булып эшли башлый. Хезмәт итеп кайткач югары белем ала, укыта. Утар Аты мәктәбендә, Үрнәктәге училищеда директор була. Соңгысында 14 ел җитәкче. Илсур абый Заһидуллинны ул шуннан белә. Илсур абый шунда 20 ел укытучы булып эшли. “Бик әйбәт кеше, коллективта абруйлы, рәсеме Мактау тактасында торды”, – дип искә ала ул. Әле менә ничә еллардан соң да аны онытмаган.
Күлтәс авылы урамнары чирәмле, урманга терәлеп диярлек торган авылларның берсе булган, йортлары сирәкләнсә дә, бүген дә матурлыгын югалтмаган. Үзара салым акчасы исәбенә урамнарына вак таш түшәлгән, тынгысыз кешеләр авылны тагын да матурайтыйк, дип тырышып йөриләр.
Күлтәскә һәр елны Бөек Ватан сугышы ветераны Гарәфетдин абый Зиннуровның хәлен белергә килә идек. Быел ул да бакыйлыкка күчте. Илсур абыйларның йорты аларга якын гына икән. Безне аның хатыны Мәйсәрә апа каршы алды. Мин аның Илсур абыйның икенче хатыны икәнен белә идем инде. Беренче хатыны Наилә апа мәкерле авырудан вафат булды.
Ул арада Илсур абый үзе дә килеп чыкты. Күрешмәгәнгә күп еллар инде, каршыда шул ук тыйнак, йөзендә гел елмаю булган кеше басып тора!
– Илсур абый, сез искиткеч матур урында яшисез икән! – дим.
– Килгән бөтен кеше әйтә инде аны. – диде ул. – Мондый бәхет бөтен кешегә дә эләкми инде, чыннан да, бик матур җир.
Әкренләп тормыш юлларын барлыйбыз. ”Безнең әти укытучы, әни гади колхозчы иде”, – ди ул. – Әни Маһинур авылның абыстае да иде. Мин башлангычны Күлтәстә, аннан соң Урта Пошалымда укыдым. Аннан училищеда укып, комбайнчы булдым, комбайнда эшләдем. 1958 елның 18 сентябрендә армиягә киттем. Запастагы капитан мин. Армиядән соң авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга кердем. Аны тәмамлагач Мөндеш “Сельхозтезника”сына баш инженер итеп куйдылар. Биш елдан соң җитәкче булдым. Шуннан 1977 елда Арчага ремонт-механика заводына инженер итеп күчерделәр. 1980-83 елларда “Заря” колхозы рәисе булып эшләдем”.
Унлап авылны бер-ләштергән хуҗалык иде ул “Заря”. Җиңел хуҗалыклардан түгел. Илсур абый җитәкчелек иткән чор корылыклы елларга туры килде. Казахстан, Оренбург якларына барып салам әзерләделәр. Шуңа да карамастан, терлекләрнең баш санын киметергә юл куймадылар.
Илсур абый белән эшләүчеләр аны бик кешелек-ле җитәкче иде, дип искә алалар. Җитәкче, әмма күкрәк киереп үзен әллә кемгә куеп йөрүче түрә түгел.
Соңыннан Үрнәктәге училищеда 20 ел укытучы булып эшли, хезмәтен намус белән башкара, курсантларга автомобиль төзелешен, юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтә. “Шушы еллар эчендә армиягә бер меңләп кеше әзерләп җибәрдем”, – ди.
Тормыш юллары катлаулы. Илсур абыйга да язмыш шактый сынаулар әзерләп куйган. Өч кыз үстереп матур гына яшәп ятканда хатыны Наилә авырып үлеп китә. Инде кызлар үсеп җитеп үз тормышларын корып яши башлыйлар. Балалар өчен ялгыз яшәүче әтиләре дә кызганыч.
– Сезне Мәйсәрә апа белән кызыгыз кавыштырган дип сөйләделәр, –дим Илсур абыйга. Шунда безнең әңгәмәне тыңлап утырган Мәйсәрә апа үзе сөйләп китте.
– Мин 17 яшемдә Үзбәкстанга чыгып киттем, – диде ул. – Шунда кияүгә чыктым, бер малай, бер кызыбыз туды. Ирем авырып үлеп китте, болганчык еллар башланды. Ике баланы алып туган авылым Югары Мәтәскәгә кайттым. Бер кечерәк кенә өй сатып алдым. Бервакыт безгә бәрәңге алырга студентлар килде. Мин Үзбәкстанда да, монда да аш пешерүче булып эшләдем. Шуларның Раимә исемле укытучылары беркөн миңа әйтә: “Минем Күлтәстә ялгыз әтием бар, шуның белән таныштырыйк әле”, – ди. Мин катгый каршы килдем, чөнки балаларны урнаштырасы бар, кияүгә чыгарга дигән уй бөтенләй юк. Ул Илсурның олы кызы икән, ябышты бит миңа, көн дә шул сүз, әтинең үзен җибәрәм, ди. Бер килде, ике килде бу, мин гел каршы. Кызы да гел әйтеп тора. Илсур соңгы килүендә бик нык ялынды, ярар булмаса, барып карыйм, дип ризалаштым. Ә анда ул вакытта газ да, су да кермәгән иде. Тора-бара бар да булды тагын. Менә 24 сентябрьдә бергә яши башлавыбызга 29 ел була.
– Мин үземне бик бәхетле дип саныйм, – ди Илсур абый. – Ике яктан да балалар, оныклар кайтып тора.
Илсур абый белән Мәйсәрә апа өчен шатланып, якты йөзләре, тәмле чәйләре өчен рәхмәт әйтеп кайтып киттем. Сезгә күп еллар шулай матур итеп яшәргә язсын!
Ильяс Фәттахов