Зиннур Тимергалиев: “Илһамны мин туган яктан алам”

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

21 сентябрь көнне Сөрде авылы мәдәният йортына иҗат сөючеләр җыелды

Язучы-прозаик, шагыйрь, райондашыбыз Зиннур Тимергалиевка 50 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе узды. Биредә язучының туганнары, якыннары һәм Сөрде авылы халкы катнашты.

Зиннур Тимергалиевның урыны сәхнә түрендә иде. Кичә барышында аның шигырьләренә иҗат ителгән матур җырлар, әсәрләреннән өзекләр, котлаулар яңгырады, юбилярга бүләкләр тапшырылды.

– Мин шушы сәхнәдә тәгәрәп үскән авыл малае, – дип башлады сүзен Зиннур Тимергалиев. – Иҗатым белән дөньяга күренә башлагач, моннан 10 ел элек бу сәхнәдә матур кичә үткән иде. Ул вакытта һәвәскәр язучы булсам, хәзер профессиональ язучы буларак, әдәби әсәрләр иҗат итәм. Татар әдәбияты өчен җаваплы кеше булып чыгыш ясыйм.

Әйе, бу кичәдә башкарылган һәр шигырь юлы, һәр өзек тормышның кайсы да булса бер ягын ачып биреп, яшәү мәгънәсенең тирәнлеген чагылдырды. “Иҗатчы өчен әсәрләренең чишмә башы – туган ягы” дигән фикер бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр яңгырады.

Татар эстрадасында популяр җырларның берсе булган “Алма кебек кызарма” җырының язылу тарихы белән таныштырды автор.

– Каләм тибрәтүче кеше бик хисле кеше ул. Чибәрлеккә күз төшә. Мин үзем дә бик тиз гашыйк булам. Баштанаяк гашыйк дигән сүз түгел, мин хатынымны гына яратам. Ләкин иләс-миләс күңел уйнап китә инде. Шулай җәй көне бер чибәргә текәлеп карап алдым. Ул минем карашны күрде дә кызарып чыкты. Ә минем күңел шаян. Әле бит җәй генә, алмалар көз генә кызара бит, нишләп кызарасың дигән уйлар белән шигырь юллары да туды. Бу шигыремне Ләйсән Мәхмүтова күреп алды да, көй язарга тәкъдим итте. Бу җыр Барс медианың киштәсендә ике ел буе аунап ятты. Шуннан Раяз Фасихов алды аны. Яңа концерт программасына кертеп, җырны халыкка чыгарды һәм ул ике атна эчендә иң популяр җырларның берсе булды, – диде Зиннур Тимергалиев.

Моннан кала аның күп кенә башка шигырьләре дә җырга әйләнеп, танылу яулаган. “Ачуланма”, “Назлы җилләр”, “Мәхәббәт урамнары”, “Кире кызый” кебек көй язылган шигырьләре күпләргә таныш. Озакламый “Чакыралар синең күзләр” дигән тагын бер яңа җыры дөнья күрәчәген дә әйтте.

 Зиннур Тимергалиев иҗатында тагын бер зур тема – ул әниләргә багышланган әсәрләр. Моннан өч ел элек кенә әнисез калган әдипнең бу темага багышланган шигырьләрен күз яшьләреннән башка тыңлап булмый.

Поэзиядән тыш райондашыбызның проза өлкәсендә дә иҗат җимешләре артканнан-арта бар. “Кичә яраттым” исемле китабында тормыштан алынган вакыйгалар сурәтләнгән чәчмә әсәрләр урын алган.

– Ни генә дисәң дә, иҗат өлкәсендәге иң югары сәнгать булып шигърият тора. Анда бөтен уй-фикерне әйтеп, тулы бер тормышны кертергә кирәк. Гаҗәеп зур хезмәт инде ул. Тора-бара мин ул кысаларга сыеша алмавымны аңладым. Шигырьләремдәге геройларны, аларның тормышларын әсәр итеп язасым килде. Үземнең көчемә ышанып, “Сабыр төбе алтын түгел” дигән повестемны яздым. Халык аны яратып кабул итте. Шуннан берсе артыннан берсе китте инде. Чәчмә әсәрләремдә Сөрде авылы кешеләренең язмышлары күп, алар үзләрен таныйлар. Шулай ук минем шигырьләрне эпиграф итеп алып, повесть язучылар да бар, – дип, иҗат юлы белән уртаклашты Зиннур Тимергалиев.  

Бәйрәмдә язучының иң якын кешеләре бертуганнары Гөлнур Сафина һәм Илнур Тимергалиев та катнашты.

– Без гаиләбез белән иҗади кешеләр. Аның шулай булганына безнең әниебез сәбәпчедер. Ул безгә кечкенәдән әкиятләр сөйли иде. Әкиятләр беткәннән соң, үзе уйлап чыгара иде, – диде сеңлесе һәм үзе язган шигыре белән җырын башкарды.

Зиннур Тимергалиевның бертуган энесе Илнур хәзерге вакытта махсус хәрбия операция барган зонадан яраланып кайткан. Ике көн элек кенә госпитальдән кайтып, абыйсының иҗат кичәсенә килгән иде.

– Абый, синең энекәшең булуыма мин бик шат, – дип башлады Илнур сүзен. – Тегендә дә гел абыйның җырларын тыңлыйм. Күңел тула. Нәрсә әйтәсем килә? Тыныч тормышның кадерен белегез. Мондагы килеп туган кыен эшләр алар вак мәсьәлә икән. Барын да хәл итеп була. Исән-сау булыйк, догада булыйк, илләребез тыныч булсын.

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International