Автобуска утырып, гид сөйләгәнне тыңлап, Арча шәһәре буйлап сәяхәт иткәнегез бармы? Булмаса, оештырсалар, сәяхәткә чыгыгыз!
Безгә районга килгән Татарстан Республикасы ветераннары белән йөрергә туры килде. Башта алар Арчаның 6нчы мәктәбе белән танышты. Татарстан Республикасы ветераннар советы җитәкчесе Хәбир Иштирәков та бар иде. Очрашуга район башлыгы Илшат Нуриев килде.
Кунаклар Арчада үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә гаилә кыйммәтләре һәм милли йолаларыбызның әһәмиятен өйрәнделәр. Төрле мәктәп һәм бакчалар гаилә һәм йолаларыбыз турында театр-күргәзмәләр әзерләгәннәр иде. Кунаклар мәктәп китапханәсендә, спортзалда, фән бүлмәләрендә, телестудиядә булдылар. Хәзерге мәктәпләрне элеккегеләр белән чагыштырып булмый, дип сокланып карадылар.
Арчаның 6нчы мәктәбе белән танышканнан соң, автобусларга төялешеп, Арча буйлап сәяхәткә кузгалдылар. Себер тракты урамындагы олы юл буйлап барабыз. 2014 елда ачылган Боз сарае, 2010 елда салынган мәчет, социаль ипотека буенча төзелгән күп фатирлы йортларга карап: “Бигрәк матурлар!” – диде кунаклар. “Металл” ширкәте, “РЭС” оешмасы, Банк урамына борылгач, газ предприятиесе, уң якта социаль ипотекага төзелгән йортлар, элек “ПМК-16” оешмасы җитәкчесе булып эшләгән Алексей Токранов үз эшчеләре өчен төзеткән 10нчы балалар бакчасы, сул яктагы шулай ук заманында “ПМК-16” эшчеләре яшәгән һәм яшәүче 20ләп ике катлы күп фатирлы йортлар – карап кына өлгер. Үзәккә якынлашабыз. В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәп, район социаль яклау идарәсе, Россия һәм Татарстан казначылыклары биналары, Арчаның үзәк урамындагы, Совет мәйданындагы һәйкәлләр – кунаклар яратып, кызыксынып карадылар. Аннан Казансу паркына төштек.
Паркта ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен күпме мөмкинлекләр! Тренажерлар, җәяү йөрү юллары... Күле генә дә ни тора! Йога белән шөгыльләнүчеләр катлаулы күнегүләр ясап күрсәттеләр. Мәдәният йортларында эшләп килүче җыр һәм бию ансамбльләре, стадион бакчасындагы агач йортлардагы фольклор ансамбльләр татар, рус, мари, удмурт халыкларының милли ризыклары, йолалары белән таныштырдылар. Кунаклар күргәзмә-ярминкәдә калфаклар, чиккән чүәкләрне кызыксынып карадылар, сатып та алдылар. Бакчасында чәйләп алгач, “Казан арты” тарих-этнография музеенда, Арчаның рухи-мәгърифәт үзәгендә, Җиңү паркында булдылар. Аннан район Мәдәният йортына җыелдылар.
Пленар утырыш алдыннан 50 ел бергә яшәгән, дүрт бала тәрбияләп үстергән Штерә авылыннан Сания һәм Данис Гыйззәтовларны ЗАГС хезмәткәрләре белән берлектә алтын туйлары белән котладылар.
Пленар утырышта Татарстан Республикасы ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков үз чыгышында Арчада өйрәнерлек уңай тәҗрибәләр күплегенә басым ясап әйтте һәм залга мөрәҗәгать итеп: “Ветераннарның гомер буе туплаган тәҗрибәсеннән файдаланыгыз”, – диде. Сәхнәгә район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина, актив ветераннар, районның “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, волонтер, хәрби хәрәкәтләр ветераны Илнур Яруллин күтәрелде. Аларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Румия Надршина