Район Иҗтимагый советы әгъзалары Яңа Чүриле психоневрология интернат йортында булганнан соң Югары Курсага мәшһүр мәгърифәтче Габденнасыйр Курсави музеена керделәр.
Безне шушы җирлектәге “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов каршы алды. Музей 1835 елда татар эшкуарлары Габделкәрим һәм Гобәйдулла Апанаевлар иганәчелек ярдәме күрсәткән тарихи мәчет бинасына урнашкан. Шушы бина бүгенге көнгә кадәр сакланган. “70 проценты җимерелгән бина иде бу, менә шулай төзекләндереп, өр-яңадан эшләнде”, – дип сөйләде Рәүф Гыйләҗетдинов. Шушы бинада урнашкан Г.Курсави музее белән Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәре Гөлүсә Хаҗиева таныштырды. Нык диварлары сакланып калган бина бүген бик күркәм. Ул тәрәзәләре, элеккеге кирпеч диварлары... Үткәннәрне хәтерләтә. Эчендәге музей да бик матур килеп чыккан. Заманча итеп эшләнгән музейда күп мәгълумат тупланган. Музей китапханәгә тоташкан. Бик уңайлы. Әнә шулай тарихи җәүһәрләрне сакларга һәм халыкка җиткерергә кирәк.