Бәхет кошы, мине сайла...

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Район Иҗтимагый советы (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) әгъзалары Яңа Чүриледә психоневрология интернат йортында булдылар

Интернатта яшәүчеләрнең тормыш хәле, яшәү шартлары белән таныштылар, хәл ителәсе мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Интернат директоры Гүзәл Нигъмәтҗанова каршы алды һәм озатып йөрде.

– Безнең интернатта сәләтле кешеләр бик күп, – дип сөйләде җитәкче Гүзәл Дәүләтхановна. – Футбол, шахмат уйныйлар, ярышларда катнашалар, рәсем ясыйлар, төрле кул эшләре белән шөгыльләнәләр, җырлыйлар, бииләр, шигырь язалар... Узган ел ярышка Петербургка кадәр бардык.

Заманча итеп эшләнгән ике спорт мәйданчыгы төрле уеннар, ярышлар өчен менә дигән урын. Узган ел монда июльдә республика күләмендә футбол буенча ярышлар булып узды. Кунакларның биредәге бәйрәм рухына, футбол уйнаучы ир-егетләрнең осталыгына исләре китте. Бу юлы без килгәндә берәүләр туп тибә, икенчеләр шахмат уйный, өченчеләр велосипедта, дүртенчеләр атынгычта атына иде... Кул эшләре бүлмәсенә дә кереп чыктык. Кем чигә, кем тегә дигәндәй... Арада Юлия дигәннәре үзе язган шигырьләрен укып җибәрде... Осталыгына, рифмаларын туры китереп, мәгънәле һәм үткен шигырьләр язуына сокландык. Без аларны газетабызда да бастырырбыз әле.

Кухняны да карап чыктык. Кемдер коймак пешерә, кемдер бәрәңге кыздыра. Пешекчеләр ашарга әзерли торган кухня түгел бу. Нәкъ өйдәге кебек, үзләре теләгән ризыкны пешереп, әзерләп ашый алалар монда. “Элек тәлинкә тотып, кашыкны тәлинкәгә бәреп, ашарга сорап каршы алырлар иде, хәзер тамаклары тук, алай кыланмыйлар...”, - диде район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина. Рәмзия апаларын монда таныйлар, үз итәләр, яраталар, кочаклап алалар. Каян беләләр сезне, дип сорыйм үзеннән. “Без бит концерт белән еш киләбез монда, концерт карарга бик яраталар, безгә музыка, концерт алып килегез, безгә башка нәрсә кирәкми, диләр, үзләре дә менә дигән итеп концерт куялар, җырлыйлар, бииләр, үз ансамбльләре бар”.

Интернаттагы яшәү шартларын элекке еллар белән чагыштырырлык түгел, диләр. Бәдрәфләр дә чисталыктан, төзеклектән ялтырап тора, егылмас өчен махсус тотыну урыннары бар. Душ кертү, юындыру өчен дә махсус өч карават кайтарылган. Күп функцияле караватлар, ванна-карават, ваннага менү-төшү баскычлары һәм башка җайланмаларны без үз күзләребез белән күрдек.

 Мунча эшләп тора. Чиратлап керәләр. Атнага бер тапкыр. Без килгәндә дә рәхәтләнеп юына иделәр. “Мунча керергә яраталар, кайберләрен чыгарып булмый”, – диләр.

Авыррак диагнозлы авырулар янына да кереп чыктык.  Римма дигәннәре рус телендә “Бәхет кошы” җырын җырлап җибәрде.

“Канатларын җилфердәтеп очып килде

Иртәгеге көннең Бәхет кошы.

Мине сайла, мине сайлый күр

Иртәгеге көннең Бәхет кошы”.

Татарча да җырлады ул.

Картаямыни соң йөрәк,

Маңгайлар сырланса да.

Үтте яшьлек – юләрлек дип,

Җырларда җырланса да...

Тирән мәгънәле җырлар. Йөрәк түреннән чыккан җыр-моңнар йөрәкләргә үтеп керде...

Язмышлар... Апалы-сеңелле ике апаны олыгайгач, монда китергәннәр. Икенче бер Дания апа дигәннәре, улын монда урнаштыргач, үзе дә улыннан калмаган.

...Урамда музыка уйный. Берәүләр онытылып, рәхәтләнеп бии, очар коштай талпына... Бәхетләре, аларның аяклары йөри. Ә бит караватка береккәннәр дә бар. Әнә, ике яшь кыз тумыштан гарип, алар яртылаш гәүдәләре белән кәкрәеп, караватта түбән карап, селкенеп утыралар... Әниләре тудыргач, бала тудыру йортында калдырып чыккан инде боларны, ул аналарга нинди йөрәк белән яшәргә кирәк, дип әйтеп куйды арабыздан берәү. Биредә эшләүчеләргә Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен. “Без тәүлек буе эшлибез, – дип сөйләде санитарка Илгизә ханым. – 4 ел эшлим. Төнлә әбиләрне яткызганда кайчакта әнине искә төшерәм...”.  Илгизәнең күзләреннән яшьләр бәреп чыкты... 

– Ә, беләсезме, мин үз эшемне яратам, – диде директор Гүзәл Нигъмәтҗанова. – Биредә яшәүчеләрне яратам. Алар миңа, әни, диләр...

Ашханәдәге калай савытларны да ап-ак акрил савытларга алмаштырганнар. Өстәлдә савыт-сабаның матур булуы, билгеле, кәефләрне күтәреп җибәрә. Гомумән, яшәү бүлмәләре, бәдрәф, душ, коридорлар төзек, чиста, матур. Биредә яшәүчеләр өчен тудырылган уңай шартлар.

Канализация, чистарту корылмасы, чиста суны каян алулары белән дә кызыксындык. Тулы бер авыл бу. Чиста суны үзләре кудыралар. Канализация сулары чистарту корылмасына җыела. 12 котельный, 24ләп казан. Нинди зур ишегалды. Кышын карын кул белән ничек көрәп бетерергә кирәк! Техника кирәк.

– Быел безгә республикадан чистарту корылмасын үзгәртеп кору өчен 12 млн сум акча бүлеп бирделәр. Яңа елга кадәр эшләп өлгерергә кирәк булачак, - диде директор.

Биредә 414 кеше яши. Чиратта торучылар да бар. Эшкә чакырып торалар. Район Иҗтимагый советы әгъзалары биредәге яшәү шартларының яхшыруын күрделәр, хәл ителергә тиешле мәсьәләләр хакында сөйләштеләр.

...Ә колакта Римма җырлаган “Бәхет кошы” җыры аһәңе. Бәхет кошы, мине сайла...

 

Румия Надршина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International