25 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арча районында булды
Аны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.
Министр “Кырлай“ хуҗалыгында бәрәңге басуларында булды. “Кырлай“ ширкәте республикада иң күп бәрәңге үстерүче хуҗалык. Аны сугарулы мәйданнарда игәләр, шуңа күрә корылыклы елларда да тотрыклы уңыш алалар.
Инвестор Марат Кәримов хуҗалыкта эшләр барышы белән таныштырды, бәрәңге игү технологиясе турында да сөйләде. Кул көче бик аз гына кулланыла, бәрәңгене дүрт комбайн ала. Яшелчә саклау складында бәрәңгене аралыйлар, сатуга әзерлиләр, симәнә салалар.
Марат Җәббаров эшләр барышыннан канәгать калды, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, уңышлар теләде.
26 сентябрьгә “Кырлай“ ширкәтендә 946 гектарда (план 1200 гектар), “Игенче“ ширкәтендә 117 гектарда (план 173 гектар) бәрәңге алынды. Ике хуҗалыкта да бер гектардан уртача уңыш 400 центнерга якын.
Барысы 60774 гектарда туфрак эшкәртелергә тиеш булып, шуның 37864 гектары эшкәртелде. “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте бу мөһим эшне төгәлләде. “Казанка“ ширкәте төгәлләү алдында. “Игенче“, “Заря“ ширкәтләре дә мактауга лаек.
9658 гектардагы кукурузның 3861 гектары җыйнап алынды. 94601 тонна (план 176065 тонна) силос салынды. “Яңарыш“ ширкәте 20308 тонна (план 21836 тонна) силос салды инде. “Казанка“ ширкәте җитәрлек күләмдә салып куйды. “Северный“ ширкәте дә яхшы эшли.
Бер шартлы терлеккә 22,3 центнер азык берәмлеге әзерләнде. “Казанка“да – 37 центнер.
25 сентябрьдә район хуҗалыкларында бер сыердан уртача 23,9 килограмм сөт савылды. Бу узган елның шул көнендәгедән 4,8 килограммга күбрәк. “Кишет“тә – 31, “Яңарыш“та 27,4 килограмм.
Ильяс Сәхәпов