Татарстанлылар газета-журналларга ташлама белән языла алалар

2024 елның 4 октябре, җомга

4 октябрьдән 14 октябрьгә кадәр Россия Почтасы сайтында һәм бүлекчәләрендә вакытлы матбугатка 30% ка кадәр ташлама белән язылырга мөмкин. Нәшрият йортлары белән бергә компания 2000 басмага язылу бәясен киметәчәк. Алар арасында-иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылу рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн яздыручы клиентларның  басманың исеме яки язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакытны алачак. Почта клиентлары шулай ук интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләренә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк социаль учреждениене сайларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International