Игътибар!

2024 елның 4 октябре, җомга

Хөрмәтле татарстанлылар! Безнең республикада спорт корылмаларының, сәнәгать һәм транспорт объектларының, халык күпләп була торган урыннарның террорчылыктан сакланышына өстәмә тикшерүләр үткәрелә. Шуңа бәйле рәвештә һәм иминлекне саклау максатыннан барлык гражданнарның түбәндәгеләргә игътибар итүләрен сорыйбыз:

- тиешле мавыгулары һәм һөнәри ихтыяҗлары булмаганда, күзәтү  чараларын (квадрокоптерлар, фототозаклар, бинокльләр, GSM-трекерлар) сатып алырга теләүчеләр;

- террорчылык һәм диверсия актлары кылу максатларында файдаланылырга мөмкин булган химик реактивлар, агулар һ. б. алырга теләүчеләр;

- Казанда яшәүчеләрне шартлаткыч җайланмалар илтү, халык күп була торган объектларны өйрәнү өчен уйлап чыгарылган сылтаулар белән файдаланырга тырышучылар;

Шулай ук игътибар итәргә:

- транспорт тукталышларында, сәүдә, ял итү объектларында һәм кешеләр күп җыела торган башка урыннарда, шулай ук йорт подъездларында, подвалларда, чормаларда һәм йорт яны территорияләрендә шикле әйберләр (хуҗасыз сумкалар, пакетлар һ. б.) булу;

- фатирны кыска вакытка  биреп тору;

- аерым фатирда бер төркем кешеләрнең даими җыелуы.

ТР хокук саклау структуралары сезгә диверсия-террорчылык акцияләрен әзерләү һәм башкару билгеләре күренгән шикле затларга карата мәгълүматны түбәндәге телефоннар аша тапшыруны сорап мөрәҗәгать итә:

          Ашыгыч чакырулар хезмәте телефоны – 112: 112

         ТР буенча ЭЭМ дежур хезмәте телефоны: 291-30-21

          Россия Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсенең дежур хезмәте телефоны: 231-45-55

Алдан ук рәхмәт белдерәбез һәм мөмкин булган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International