Татарстанлылар Белгород һәм Курск өлкәләрендә яшәүчеләр өчен 1000гә якын посылка җибәргән

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

27 августтан бирле Россия Почтасы Курск һәм Белгород өлкәләренә Татарстаннан бушлай 969 посылка илтеп тапшырган.

 

Исегезгә төшерәбез, почта Курск һәм Белгород өлкәләренә посылкалар китерү бәясен түләүне гамәлдән чыгарды. Бу төбәкләрнең клиентларыннан Россия буенча җибәрү өчен кабул ителгән посылкаларны почта шулай ук бушлай илтә. Бу вакыт эчендә Россия Почтасы Курск һәм Белгород өлкәләренә 60 000 нән артык посылка бушлай китерде. Бу төбәкләрдә яшәүчеләр илнең башка өлешләренә 75 000 нән артык посылка җибәргән.

 

Почта белән җибәрүенең авырлыгы 20 кг га кадәр булырга мөмкин, ә бер җибәрүчедән посылкалар саны чикләнмәгән. Бушлай җибәрүдән Курск һәм Белгород өлкәләрендә яшәүче, башка төбәккә күчәргә мәҗбүр булучы һәм үзләре белән кирәкле әйберләрне күбрәк алырга теләүчеләр яки чик буе территорияләрендә калганнарның туганнары файдалана ала.

“Почта ил халкына катлаулы һәм гадәттән тыш хәлләрдә һәрвакыт ярдәм итте. Агымдагы елның августыннан Курск һәм Белгород өлкәләрендә яшәүчеләр өчен без посылкаларны бушлай җибәрәбез һәм илтеп тапшырабыз. Безнең өчен бу үз миссиябезне үтәү, кайгыртучанлык һәм гражданлык позициясен күрсәтү ысулы», — дип ассызыклады Россия Почтасы генераль директоры Михаил Волков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International