Россия почтасы Татарстанда Москвич машинасын газ-мотор ягулыгында сынап карый башлады

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Россия почтасы «РариТЭК Ходинг» компаниясеннән метандагы Москвич 6 автомобилен сынау эксплуатациясенә кабул итте. Машина Татарстанның почта маршрутларында ай дәвамында йөриячәк.

Автомобильне тапшыру тантанасы Петербургтагы халыкара газ форумында 2024 елда узды. Автомобиль 104 ат көчендәге 1,5 литрлы двигатель белән җиһазландырылган. Машинаны эшләү Мәскәүнең «Москвич» автомобиль заводы һәм «Газпром газомоторное топливо» компаниясе хезмәттәшлеге нәтиҗәсе, үз чиратында, «РариТЭК» бу маркадагы газ моторлы автомобильләрне Яр Чаллыдагы үз мәйданчыгында җитештерә. Тест үткәрү барышында почта белгечләре автомобильнең икътисадый нәтиҗәлелеген һәм аның кулланылышка яраклылыгын анализлаячак.

«Россия почтасы автопаркны табигый газга күчерүне дәвам итә. Татарстанда газ-мотор ягулыгында эшләүче 30 почта машинасы эшли. Метан куллану компаниянең почта ташуларына чыгымнарын оптимальләштерергә мөмкинлек бирә, шулай ук атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруны киметү исәбенә тирә-юнь мохитне саклауга зур өлеш кертә», - дип ассызыклады Россия Почтасының Идел макротөбәге директоры Андрей Попов.

2023 елда Почта «Халык ягулыгы» программасы буенча «Газпром газомоторное топливо» компаниясе белән үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Хәзер махсус булдырылган табигый газны мотор ягулыгы сыйфатында кулланучы почта техникасы автопаркы 190 20 тонналы КамАЗ магистраль тракторыннан һәм 160 җиңел коммерцияле транспорт чарасыннан тора (нигездә бу Lada Largus). Бу машиналарның барысы да Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Самара, шулай ук Якутия һәм Сахалин почта маршрутларында йөри.

Моннан тыш, 2024 елда Россия Почтасы һәм Газпром газ-мотор ягулыгы тагын бер килешү төзеде, аның ярдәмендә киләсе елда метанга берничә йөз почта автомобиле күчереләчәк.

Исегезгә төшерәбез, быел июнь аенда Россия Почтасы Татарстанны Казан белән Мәскәү арасында почта җибәрүләрен һәм коммерция йөкләрен ташый торган «Валдай 45» машинасын сынау өчен база төбәге итеп сайлады.

 

“Россия почтасы” АҖ  “Татарстан почтасы”

идарәсенең матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International