Почта мөрәҗәгатенә БРИКС берләшмәсе дәүләтләре башлыкларының Казан шәһәрендә очрашуына багышланган марка чыкты. Почта маркасын Казан Кремле күренеше һәм саммитның рәсми символикасы бизи. Почта, марка чыгаруга өстәмә рәвештә, Казан һәм Мәскәү өчен беренче көн конвертларын чыгарды һәм беренче көн штемпельләрен ясады.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында узган бәйрәм тантанасында почта продукциясенә штемпель тамгасын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов куйдылар.
Марканың тиражы - 90 000 данә, номиналы — 50 сум. Марка Татарстанның почта бүлекчәләренә кайткан инде. Россиядә почта түләвенең дәүләт билгеләрен «Марка» АҖ — Россия Почтасының бүлендек компаниясе чыгара.
После этого штемпель изымут из обращения. Беренче көн штемпелен саммитның беренче эш көнендә 2024 елның 22 октябрендә Россия Почтасының Казандагы 420000 бүлекчәсендә түбәндәге адрес буенча куярга була: Кремль урамы, 8 йорт, 21:00 сәгатькә кадәр. Шуннан соң штемпель әйләнештән алыначак.
БРИКС берләшмәсе дәүләтләре лидерлары очрашуы Казанда 22-24 октябрьдә уза. Ул 2024 елда БРИКСта Россия рәислегенең төп вакыйгасы булачак.
"Почта России" АҖнең «Татарстан почтасы» матбугат хезмәте
Пресс-служба УФПС "Татарстан почтасы" АО «Почта России»