20 ноябрь – Балаларга бөтенроссия хокукый ярдәм күрсәтү көне

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

Бу көнне Эчке эшләр министрлыгы, Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының муниципаль берәмлектәге социаль яклау бүлеге, опека һәм попечительлек органы, мәгариф органы, адвокатлар, нотариуслар, социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмалар, коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча вәкилләре тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Гражданнарны кабул итү балалар хокуклары һәм аларны яклау, опеканың, балалар һәм ата-ана мөнәсәбәтләренең юридик аспектлары мәсьәләләре буенча уздырылачак, шулай ук түбәндәге төркемнәргә караган затларга түләүсез юридик ярдәм оештырылачак: ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар исәбендәге затлар, үз гаиләсенә тәрбиягә бала алырга теләүче затлар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калганнарны уллыкка алучылар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре.

Гражданнарны кабул итү 2024 елның 20 ноябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Татарстан Республикасы, Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14 йорт, кече зал.

Барлык сораулар буенча 3-10-44 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International