Татарстан халкы яңадан почта бүлекчәләрендә телеграммалар җибәрә ала. Почта аларны Россия буенча, шулай ук БДБ һәм Балтика илләренә илтәчәк. Компания хезмәткәрләре инде укыту узган, ә бүлекләрдә телеграммалар кабул итү һәм җибәрү өчен кирәкле бөтен нәрсә бар.
Телеграмма - 300 символга кадәр сыйдырышлы тапшыру өчен текстлы хәбәр ул. Телеграммалар гади генә дә, бизәлгән бланкта бәйрәмчә дә, телеграмма авторы өчен заказ бирелгән электрон яки кәгазь күчермә белән дә була
Телеграммаларны китереп бирү вакыты ике сәгатьтән 24 сәгатькә кадәр булырга мөмкин. Котлау телеграммасын почтальон билгеләнгән датага җиткерә ала. Телеграмманы алучының өенә яки абонент тартмасына, почта бүлегенә, дәвалану яки хәрби частьларда, мәгариф учреждениеләрендә вакытлыча булу урынына җибәрергә мөмкин.