Сезне чын күңелдән Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне белән котлыйм!
Әлеге бәйрәм күп санлы кыенлыкларга карамастан авыл җирендә яшәүче һәм хезмәт итүче, терлекчелектә һәм эшкәртү сәнәгатендә эшләүче, терлекләр үрчетү һәм асрау, игенчелек белән шөгыльләнүче кешеләрне берләштерә.
Авыл хуҗалыгы Арча районы икътисадында мөһим тармак булып тора. Һәм менә көзге бәйрәм – сезгә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, иң җылы сүзләр әйтү өчен менә дигән сәбәп. Сезнең хезмәт – кеше тормышының нигезе, ул безнең илебезнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүгә һәм икътисадын ныгытуга юнәлдерелгән! Районыбыз халкының тормыш дәрәҗәсе, сәламәтлеге һәм яшәү дәрәҗәсе сезнең хезмәт нәтиҗәләренә бәйле.
Хөрмәтле райондашлар! Ихлас күңелдән сезгә эшегезгә тугрылык, югары җаваплылык һәм үз-үзегезне аямавыгыз, иҗади хезмәтегез, һөнәри осталык һәм туган җиргә мәхәббәт өчен зур рәхмәт! Сезгә эшегездә югары күрсәткечләр, билгеләнгән планнарыгызның үтәлүен, иртәге көнгә ышаныч, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Муниципаль район башлыгы
И.Г.Нуриев