Туган авылыма киттем. Автобустан балачак күршем Венера кызы Илүзә белән бергә төштек, юлда сөйләшеп бардык.
“Әнигә дә әйттем, бармый калма, дидем”, – диде Илүзә. Мин килгәндә инде Айван мәдәният йорты фойесында сый-нигъмәтле өстәлләр артында шау-гөр килеп хезмәт ветераннары утыра иде. Венера да сеңлесе Розалия белән килгән. Авылдашыбыз, район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина да биредә. Ул бик матур итеп, исәнлек-саулык теләп, гомерләрен мактаулы хезмәткә багышлаган авылдашларны котлап үтте.
Бу өлкәннәргә багышланган гади бер бәйрәм генә түгел. Бу 2024 елның октябрендә Айван авылында гомер иткән апа, абыйларның, аларга бәйрәм рухы бүләк итүче мәдәният хезмәткәрләренең, үзешчәннәрнең, балаларның фото, видеолар аша тарихка кереп калуы да. Кеше үзе исән вакытта аның кадерен белергә, хөрмәтләргә – тарихи җәүһәрләрне буыннан буынга тапшырырга кирәк. Берәү дә мәңгелек түгел. Шуңа да чакырган җиргә барырга!
Шөкер, быел очрашуга күп килгәннәр. Килү ирекле. Авыл төркеменә дә чакыру белдерүен элделәр. Узган ел өстәлләр “Г” хәрефен хәтерләтсә, быел – “П” хәрефен. Гомере буе Айван мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Гөлзилә Миңнуллина: “Кайбер өлкән ветераннарны үзем өйләренә барып чакырдым, – дип сөйләде. – Быел юбилярлар байтак. Дания Хәйретдинова, Галя Мингалиева, Фәрит Миңнуллинга 70 яшь, Әминә Гаделшина һәм Флера Гарифуллинага 75 яшь, Клара Шәймуллина, Язилә Таҗиевага 85 яшь”. Аларның һәркайсын котлап, Гөлзилә Миңнуллина бүләкләр тапшырды. Бүләкләр иганәчеләр ярдәме белән алынган. Шулай ук терлекчелектә эшләп лаек-лы ялга чыккан хезмәт алдынгылары Рауза апа Галиуллина, Флера апа Сафина, Сәвия апа Минһаҗева, Корбанбикә Галиуллинага, хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, бүләкләр бирелде. Очрашуга килгән бер генә ветеран да бүләксез калмады.
Үзара сөйләшеп, тәм-томнар белән кайнар чәй эчә-эчә, авыл үзешчәннәре, Арчаның 7нче мәктәбе әзерләгән концертны карый-карый мәҗлес дәвам итте. Оештыручылар – Айван мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Минәшәева, сәнгать җитәкчесе Гөлнара Гыйниятуллина, китапханә мөдире Гөлнар Шәмсетдинова, мәдәният хезмәткәре Ләйсән Ялаева, баянда уйнаучы Ленар Биктимеров, мәктәп хореографы Алсу Гарифуллина – бар да биредә. Бәйрәм җыр-биюләр, нәфис сүз белән бик матур үтте. Очрашуны сәнгать җитәкчесе Гөлнара Гыйниятуллина алып барды. 85 яшен тутырган Язилә Таҗиева күңел түреннән саркып чыккан бәет-шигырьләрен укыды. Бар да тын калып, гыйбрәтләнеп, әтисе сугыштан кайтмаган, ата назын күрмәгән сугыш чоры баласының җан авазын тыңлады. “Ана”, “Уфалла арбасы”, “Картлык”, “Әтисез үткән балачак”, “Сугыш чоры балалары”... – Язилә апа сөйләде дә сөйләде...
Сугыш чоры балалары
Эшләдек тиеннәргә.
Шул тиеннәрдән алабыз
Хәзер пенсияне дә.
Уфалла арбасы
Эх, уфалла, уфалла,
Байга башың имәдең.
Хәерчене туйдырам дип
Көне-төне эшләдең.
Картлык турында Язилә апа “Яшьлек хисләре һаман йөрәктә”, – дип яза.
Әйе, күңел дигәнең картаймый...
Ветераннар бергәләп җыр сузды:
Картаямыни соң йөрәк,
Маңгайлар сырланса да.
Үтте яшьлек җүләрлек дип,
Җырларда җырланса да.
...Шул арада Гөлзилә Миңнуллина, квадроциклына утырып (сөбханалла, 70не узган ханым!) бәйрәмгә килми калган ветеран Рузия апаның өенә барып котлап килде. Чәйләрне яңарттылар. Бәйрәм дәвам итте. Кырык эшне кырык якка ташлап, әнә шулай күрешеп, җырлашып, күңел ача да белергә кирәк. Дөньялар яктырып китсен... Оештыручыларга рәхмәт.
Румия Надршина