7 октябрьдә “Йөкле хатыннар көне” булды. Шул уңайдан Арча сәнгать мәктәбенә булачак әниләрне җыйдылар
Ишек төбендә берәү: “Монысы нинди бәйрәм икән тагын?” – дип, аптырашлы соравын бирде. Мин дә сүзсез калмадым: “Белгеч киңәшләрен, яңалыкларны тыңлап, концерт карап, күңелле һәм файдалы очрашу булачак ул”, – дидем.
Чөнки беләм, быел апрельдә дә мондый очрашуда катнашкан идем.
Сүз Арча сәнгать мәктәбендә үткәрелгән “Йөкле хатыннар көне” турында бара. Елга ике тапкыр үткәрелә ул. Быел 7 апрельдә дә уздырылды. Ул вакытта булачак әниләрне кунакка район социаль яклау бүлегенә дәштеләр.
Булачак әниләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Динә Ибраһимова бәйрәмнәре белән котладылар, сәламәт балалар тудырып, бәхетле әни булуларын теләделәр. Балалар табибы Алсу Кузнецова булачак әниләргә киңәшләрен бирде. ЗАГСның баш хезмәткәре Гөлназ Маркелова, табиб-психолог Наталья Гусева чыгышларын шулай ук игътибар белән тыңладылар. Файдалы чыгышлар булды. Сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар, район мәдәният йорты үзешчәннәре матур концерт күрсәттеләр.
Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Динә Ибраһимова булачак әниләрне бәйрәмнәре белән котлаганнан соң гаиләнең җан башына туры килгән кеременә бәйле социаль ярдәм чаралары турында сөйләде. Гаиләнең һәр җан башына туры килгән кереме турындагы белешмәне паспорт белән социаль яклау бүлегенә алып килергә кирәк.
– Сезнең бурыч – өегездә туачак балагызга уңай шартлар тудыру, – дип сөйләде район педиатры Алсу Альбертовна. – Йөкле вакытта сез үз сәламәтлегегезне кайгыртырга тиеш. Акушер-гинеколог әйткән киңәшләрне үтәгез. Безнең җирлеккә йод җитмәү хас. Йөклелек вакытында һәм бала имезгәндә көн дә табиб билгеләгән йод дефицитын профилактикалау препаратын кулланыгыз. Баланы алып кайту бүлмәсен алдан әзерләп куегыз. Бүлмә коры, җылы, якты, анда җилләтү өчен форточкалар булырга тиеш. Баланың йоклау урыны да алдан әзер булсын. Бала үзенең аерым караватында йокларга тиеш. Бу караватта уртача тыгызлыктагы матрас һәм баш астында дүрткә бөкләнгән пеленкадан башка артык әйберләр булмасын. Сабыйны үзен генә бүлмәдә калдырырга ярамый. Бездә йөкле хатыннар мәктәбе эшли. Һәр атнаны чәршәмбе көнне иртәнге сәгать 10да килә аласыз. Яшь әниләр мәктәбенә дә чакырачакбыз. Нәниләрегез белән сезне үзебездә көтеп калабыз.
Хатын-кызлар консультациясе психологы Наталья Гусева: “Һәр авырлы хатын психологтан ярдәм ала ала, – диде. – Рухи халәтегез, кәефегез, эчке кичерешләрегез бала сәламәтлегенә тәэсир итә. Йөкле булу ул физик халәт кенә түгел, рухи кичерешләр дә. Яхшы кәефтә булган әниләрнең баласы да сәламәт була. Без сезне үзегез белән идарә итәргә өйрәтәбез. Психотерапия балагыз белән элемтәне ныгытачак”.
Районның ЗАГС бүлеге баш хезмәткәре Гөлназ Маркелова Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинет аша бала туу белән бәйле документларны алып булуы хакында сөйләде.
Очрашуны Арча сәнгать мәктәбе укытучылары Резедә Зиннәтуллина һәм Альбина Фатыйхова алып барды. Ахырдан лотерея уйнатылды. Җырлы-биюле, файдалы, матур бер очрашу килеп чыкты.
Гөлсинә Зәкиева