Алдынгы укытучылар бүләкләнде

2024 елның 11 октябре, җомга

Районыбыз укытучылары һәм бу өлкәдә эшләгән ветераннар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте 

3 октябрь көнне район мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан тантана булды.

Бәйрәм ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллинның котлау сүзләре белән башланып китте. Сәхнәгә куелган зур экран аша ул мөгаллимнәргә булган рәхмәтен, хөрмәтен җиткерде. “Укытучы – иң абруйлы һөнәрләрнең берсе“, – диде ул.

Бәйрәм сәхнәсендә бу көндә мактауга лаек укытучылар һәм тәрбиячеләр иде. Беренчеләрдән булып котлау сүзләрен район башлыгы Илшат Нуриев әйтте. “Тырышлыгыгыз өчен, лаеклы алмаш әзерләгәнегез өчен зур рәхмәт. Елдан-ел җиңүләр арта, безнең район һәркайда макталып тора. Укытучының хезмәте тавык чүпләп бетермәслек. Барын да тәртипләп алып барасыз“, – дип, укытучыларга мөрәҗәгать итте ул.

Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова укытучыларга багышлап Резеда Вәлиеваның шигырен сөйләде һәм залда утыручыларга ихлас теләкләрен җиткерде.  

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Инсаф Габделгазизов сүзен: “Моның кадәр укытучы алдында торгач, үземне такта каршындагы укучы кебек хис итәм“, – дип башлады. Биредә яңгыраган мактау сүзләренең ешрак әйтелүен теләде ул.

Лаеклы ялда булучы мөгаллимнәр арасыннан Россиянең Мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, 21 ел Арча педагогия көллиятен җитәкләгән хезмәт ветераны Илдус Сәгъдиев чыгыш ясады. Үзенә генә хас шаяру катыш тирән мәгънәгә ия сүзләр җиткерде ул. “Озаграк сөйли башласам туктатырсыз. Ләкин бик озак сөйләмәм, 45 минуттан да арттырмам, – диде ул, укыткан елларын искә алып. – Безгә күп кирәкми. Күп вакытта йөрәккә бер җылы сүз җитә. Менә шулай безне онытмаганны белеп, матур сүзләр ишетеп тору шундый рәхәт. Хәзерге мәктәпләрне карап йөрим. Барысы да шундый матур, бар яктан да килгән, рәхәтләнеп эшләрлек. Тик менә бер нәрсәне генә әйтәсем килә, шунда эшли торган укытучыларыбызның хезмәт хаклары да бераз күтәрелсә, тагы да рәхәтрәк булыр иде“. Укытучының иң зур бәхете аның укучылары икәнен билгеләп үтте ветеран.

Бәйрәм белән шулай ук район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров, мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров та котлады.   

Төрле дәрәҗәдәге дип-

ломнар, Рәхмәт хатлары, күкрәк билгеләре белән мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган 100гә якын райондашыбыз бүләкләнде. Укытучылар өчен концерт номерлары һәм Кәрим Тинчурин исемендәге театр тарафыннан “Кияү урлау” спектакле куелды. 

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International