Узган шимбәдә Арчада авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Ул Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне, өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан оештырылды.
Бу көнне Яңа Кенәр, Наласа, Апаз, Шушмабаш авыл җирлекләреннән сату белән килгәннәр иде.
“Тавыкларга азык кирәк иде. Булды, Аллага шөкер”, – диде җилкәсенә капчык салган олы яшьтәге бер абый. Бәрәңге алу максаты белән килгәннәр дә буш кайтмады. Сатуда бәрәңгесе, кәбестәсе, печән-саламы бар иде.
Бездә дә Казандагы кебек зурлап һәм ешрак үткәрсеннәр иде ул ярминкәләрне, – дигән теләк белдерде өлкәннәр.
Көн салкынча булуга да карамастан, үзешчәннәр сәхнәдән җырларын яңгыратты. Хәер, алар кышкы суыкларда да, яңгырлы көннәр, бураннарда да чыгыш ясарга өйрәнгән инде. Көзге һава торышы гына куркытмый.
Теләгән кеше коймак белән кайнар чәй эчә алды. Кенәрләр тәмле ризыклар белән тулы бер чәй табыны әзерләгән иде.
Гөлсинә Зәкиева