“Караоке Баттл”

2024 елның 18 октябре, җомга

9 октябрьдә районыбызда Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында чираттагы мәдәни чара узды. Иҗади чара район мәдәният йорты тарафыннан оештырылган иде.

“Караоке Баттл” ярышында өлкәннәр һәм яшьләр командалары катнашты. Беренче эш итеп командалар исем һәм девиз уйлап, үзләре белән таныштырдылар. “Җырлы яшьлек” һәм “Мәңге яшь без” командалары өч тур барышында җырларны, уен коралларын, җырчы һәм композиторларны танып белү, иҗат итү осталыкларын күрсәттеләр. Берсеннән-берсе иҗади һәм күңелле биремнәр аша командаларның бердәм эшләве дә сыналды.

Биремнәр үтәлешен жюри әгъзалары күзәтеп, гадел бәясен бирде. “Бүгенге чарада катнашучы өлкәннәребезгә аеруча рәхмәтемне җиткерәм. Сезгә багышланган бәйрәмнәр бу ункөнлектә генә түгел, һәрвакыт булса иде”, – диде район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова һәм ярышта икенче урын алган “Мәңге яшь без” командасына диплом һәм истәлекле бүләк тапшырды.

“Караоке Баттл”ның нәтиҗәләре буенча җитезлек җиңеп чыкты. Яшьләр командасы беренчелекне яулап, районыбызда мәдәният өлкәсендәге хезмәтнең югары дәрәҗәдә алып барылганлыгын тагын бер кат раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International