Өлкәннәр кунакка килде

2024 елның 18 октябре, җомга

Арчаның 10нчы балалар бакчасында өлкәннәр ункөнлеге кысаларында истәлекле чаралар үтте.

Әлеге бакчада балаларга белем-тәрбия бирүдә үз өлешләрен керткән элеккеге хезмәткәрләр 4 октябрь көнне бәйрәмгә җыелды. Бакча хезмәткәрләре һәм балаларның чыгышларын карап, үзләре дә төрле уеннарда катнашып, яшьлек җырларын башкардылар. Бүгенге тәрбиячеләрнең хезмәтләренә югары бәя биреп, рәхмәт сүзләрен җиткерде алар.

11 октябрьдә беренче мәктәпкә әзерлек төркеме әби-бабаларын кунакка чакырды. Гади, шул ук вакытта күңелләргә үтеп керә торган бәйрәм бүләк итте алар якын кешеләренә.

Тәрбиячеләре Рәүзия Закирова, Лилия Шәрәфет-динова һәм татар теле тәрбиячесе Рәмзия Гарифуллина белән балалар әби-бабаларын яшьлек елларына да алып кайтты, рәхмәт сүзләре дә җиткерде, уйнатты да, биетте дә.

Балалар бакчаларындагы бәйрәмнәрдә иң еш килүче кунак Убырлы карчык тискәре булып килеп, бәйрәмдәге уңай мохиттән капма-каршы кәеф белән кайтып китте. Тәрбиячеләрнең әнә шулай оста итеп рольгә кереп уйнауларына әби-бабалар шаккатып, үзләрен әкияттә кебек хис итеп утырдылар.

Җырга да, биюгә оста балаларын күреп: “Зур концертлар бер читтә торсын”, – диеште кунаклар. Биредә татар һәм рус телендә шигырьләр яңгырады, берсеннән-берсе матур җырлар башкарылды, әби-бабайлар һәм оныклар мөнәсәбәтен чагылдырган кызыклы күренешләр сәхнәләштерелде.

Бәйрәмгә килгән кунаклар да тик утырмады. Үзләренең җыр-биюгә, тапкырлыкка осталыкларын ачучы уеннарда катнашты өлкәннәр. Шигырь юлларын сүзсез генә аңлату, әйләнәгә басып торучыларны биетү һәм җәзалар үтәү, оныгыңны тавышыннан тану, аңа булдыра алганча күбрәк матур сүзләр белән эндәшү кебек уеннарда әби-бабалар сынатмыйча, барлык осталыкларын күрсәттеләр.

Иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе балалар өлкәннәргә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырганда иде. Бүләкне алып, оныгын кочагына алган кайбер әбиләрнең күзләрендә шатлык яшьләре дә күренде.

Әлеге бәйрәм табын янында дәвам итте. Әти-әниләр тарафыннан әзер-ләнгән мул өстәл артында әби-бабалар тәэсирләре белән уртаклашып, тәрбия-челәргә рәхмәт әйттеләр.

“Мондый матур бәйрәмдә беренче тапкыр булдык. Тәрбиячеләргә рәхмәт, бик күп нәрсәләргә өйрәткәннәр безнең балаларны. Бөтен коллективның бер булып эшләве күренеп тора. Биредә эшләү зур сабырлык таләп итә. Һәркемгә зур рәхмәт”, – дип барлык әби-бабайлар исеменнән тәрбиячеләргә матур теләкләрен Фәридә Сафиуллина җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International