Алар булып торсын!

2024 елның 18 октябре, җомга

Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы көзнең матур бер көнендә йөгерү ярышлары оештырмый калмый. Быел да көне шәп килде! Арча стадионы шат авазлардан яңгырап торды.

46 башлангыч профсоюз оешмасыннан 187 укытучы, тәрбияче, техник хезмәткәрләр ярышты. Ярышлар 40 яшькә кадәрле һәм 40 яшьтән узганнар арасында оештырылды.

Профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов яңа уку елы белән котлаганнан соң, спартакиада кысаларында үткәреләсе ярышларның хәерле сәгатьтә башланып китүен игълан итте һәм уңышлар теләде. Хәерле сәгатьтә!

Җиңүчеләргә грамота, дип-лом, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов: “Ярышлар тиешле югарылыкта үтте, – дип сөйләде. – Әлеге чараны оештыруда булышкан Арчаның 7нче мәктәбе физик тәрбия укытучысы Булат Гәрәевка һәм Арчаның 6нчы мәктәбе физкультура укытучысы Рәнис Нәбиуллинга рәхмәт. Кызганыч, ярышта катнашмаган мәктәпләр дә булды. Алар: Иске Чүриле, Казанбаш һәм Утар Аты мәктәпләре”.

...Ярышлар. Күрешү, очрашу, узышу ярышлары. Алар булып торсын!

Нәтиҗәләр

40 яшькә кадәрле хатын-кызлар (1 км)

1. Гүзәл Җамалиева (Арчаның 11нче балалар бакчасы)

2. Энҗе Гыйззәтова (6нчы бакча)

3. Диана Нигъмәтуллина (5нче гимназия)

40 яшькә кадәрле ир-егетләр (1 км)

1. Рәниф Нигъмәтов (Арчаның 3нче мәктәбе)

2. Рәнис Нәбиуллин (6нчы мәктәп)

3. Рәниф Хлопушин (Түбән Аты мәктәбе)

40 яшьтән узган хатын-кызлар (500 м)

1. Рәмзия Рәхимова (Яңа Кырлай мәктәбе)

2. Гүзәл Хәкимова   (6нчы балалар бакчасы)

3. Чулпан Корбанова (9нчы балалар бакчасы)

40 яшьтән соң ир-егетләр (500 м)

1.Фидәрис Зиннәтуллин (Арчаның 7нче мәктәбе)

2. Рифат Мөхәмәтсафин (Г.Курсави ис. лицей)

3. Линар Камалиев (5нче гимназия)

Хатын-кызлар швед эстафетасы (100 м+200 м+300 м  +400 м)

1. Арчаның 11нче балалар бакчасы

2. Арчаның 7нче балалар бакчасы

3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы

Катнаш швед эстафетасы (хатын-кызлар 100 м+ир-егетләр 200 м+ хатын-кызлар 300 м+ир-егетләр 400 м)

1. Арчаның 6нчы мәктәбе

2. Арчаның 5нче гимназиясе

3. Арчаның 7нче мәктәбе

Командалар арасында гомуми нәтиҗә

1. Арчаның 7нче мәктәбе башлангыч профсоюз оешмасы

2. Арчаның 5нче гимназиясе

3. Апаз урта мәктәбе

 

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International