Әмир Вагыйзов: “Монда спортны яраткан иң актив гаиләләр җыелган”
13 октябрь көнне “Арча” спорткомплексында гаилә һәм дуслык бәйрәме узды.
Районыбызның 20 командасы Россиякүләм “Алдынгылар чакыруы” проекты кысаларында төрле спорт уеннарында үз көчләрен сынадылар. Ярышларны “Алдынгылар хәрәкәте” һәм “Арча” спорткомплексы оештырган иде.
Спорт бәйрәмен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина ачты. “Бирегә килгән һәр гаиләгә зур рәхмәтемне җиткерәм. Эшләрегезне калдырып, ял көнегездә гаиләгез белән монда килгәнсез икән, сез инде җиңүчеләр. Һәркайсыгызның йөзендә елмаю. Уеннарны яхшы кәеф белән тәмамларга да язсын. Имгәнүләрсез уеннар, гадел җиңүләр телим”, – диде ул.
Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әмир Вагыйзов катнашучыларга уңышлар теләде. “Ялларны шулай итеп уздыруны традициягә кертергә һәм районыбызның барлык гаиләләрен ялларны файдалы уздырырга чакырырга кирәк”, – диде ул.
Ярышлар җылынудан башланды. Барлык катнашучылар тезелеп басып, спорт күнегүләре һәм бию хәрәкәтләре башкарды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары белән гаилә фестивале башланып китте.
Кыска аралыкны йөгерү, кәшәкә таягы белән тупны йөртү, кабартылган махсус аяк киемнәр киеп йөгерү, тупны билгеләнгән урынга ыргыту, урыннан ерак-лыкка сикерү – гаиләләр узарга тиешле этаплар иде. Һәр гаилә бишәр ярышны үтеп, җитезлектә, бердәмлектә сыналды. Теркәлү узганда бирелгән маршрут битенә командларның күрсәткечләре язылып барды. Һәр ярышка аерым хөкемдар бәя бирде.
Гомуми нәтиҗәләр буенча, беренче урынны – Арчадан Җамалиевлар, икенче урынны – Курса-Почмактан Әхмәдиевлар, өченче урынны Яңа Кенәрдән Мортазиннар гаиләсе яулады. Катнашкан һәр гаиләгә сертификатлар, җиңүчеләргә диплом, медальләр, истәлекле бүләкләр һәм бассейн белән Боз сараена бушка керү таныклыгы бирелде.
Гөлнур Миннебаева