Ташкичүдән Рәмис Бәдриев 2022 елның 25 августында ук контракт төзеп махсус хәрби операция барган зонага киткән
“Мобилизация буласы көн кебек ачык иде. Мин китсәм, бәлкем, балаларым калыр”, – дип уйладым һәм шундый карарга килдем, – ди ул.
Рәмис турында без ВК төркеменнән белдек. Ташкичү мәдәният йортында “Гомерләрнең кадерләрен белеп яшик” исемле кичә узган һәм анда махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итүче, хәзерге көндә кыс-ка вакытлы ялда булган Рәмис Бәдриев белән очрашу оештырдык. Кичәдә Рәмиснең хатыны белән балалары катнашты, укытучылар, укучылар, авыл халкы килде. Очрашу сорау-җавап формасында узды, җыр-моң белән үрелеп барды. Соңыннан туган як, өй җылысы сеңгән ризык тулы табын артында чәй эчү аңа чын бәйрәм рухы остәде”, – дип язылган иде.
Без Рәмис Бәдриев белән элемтәгә кердек. Санаулы көннәр, ике атна вакыт бик тиз үтеп китә шул.
– 15 октябрьдә яңадан махсус хәрби операция барган зонага китәм, – диде Рәмис.
Сез бу мәкаләне газетадан укыганда ул инде яңадан шул якларда алгы сызыкта булачак.
Ә әлегә...
– Китәсең киләме? – дип сорыйбыз.
“Бу сорау дөрес һәм урынлы яңгырамый да, чөнки кемнең туган йортыннан, якыннары, балалары яныннан яу кырына китәсе килсен”, – дисәк...
– Ышанырсызмы, юкмы, әмма килә, – дип аптырашта калдырды якташыбыз.
– Санаулы гына көннәр булгач, эшләп калдырсын, дип, тегесен кушабыз, монысын. Өябез дә өябез. Шуңа тизрәк китәсе киләдер аның, – дип уены-чыны катыш әйтеп куйды хатыны Айгөл.
– Юк инде, бу өйдәге эшләр минем күңелемә рәхәтлек кенә бирә, – диде Рәмис үзе. – Тик анда ике ел эчендә туганыңдай якын кешеләргә әверелгән егетләр көтә. Без үзем өчен, дустым өчен, дип яшәргә, бер-беребезгә ярдәмгә килергә күнектек.
Рәмис үзе бик аз сүзле булып чыкты. Күбрәк Айгөл белән сөйләшергә туры килде.
– Аның әнисе тумышы белән Ташкичү авылыныкы. Алан авылы егетенә кияүгә чыга. Үзбәкстанга китә. Еллар үткәч бу якка яңадан кайталар. Йорт салып авылда төпләнәләр дә. Рәмис Симет дигән авылга йөреп укыган, – диде ул.
Айгөл Бәдриева үзе дә Казахстаннан күчеп кайткан. Әнисе чыгышы белән Субаш Атыдан, әтисе Иске Йорттан.
– 1972 елда шахтага акча эшләргә киткәннәр. Күпмедер вакыттан соң яңадан туган якларына юл тотканнар. Шуннан бирле бу якларда төпләнеп калдым. Башта Өчиледә фермада, аннан Яңа Кенәрдә урманчылыкта, 16 ел кирпеч заводында эшләдем. Хәзер Казанда заводта, – диде ул.
Ә Рәмис Бәдриев мәктәптән соң училищеда укып ташчы-эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Армиядә хезмәт итә. Кавказ якларында. Чечняда да була. Кайткач Арчада төзелеш оешмасында эшли. Аннан шабашкаларга йөри. Кулыннан килмәгән эше юк.
– Спортчы ул. Мәктәптә укыганда да, училищеда да, армиядә дә ярышларда катнашып урыннар яулаган, грамоталар алган. Әле дә спорт комплексына йөри. Волейболчы буларак, ярышларга чакыралар, – диде Айгөл.
Алар туйда таныша. Озак та йөрмиләр, 2010 елда өйләнешеп тә куялар. Рәмис Айгөлнең ике улын үзенеке кебек кабул итә. Ташкичүдә туганнарының нигезе була, шунда кайтып урнашалар, йорт тергезәләр. Уртак балалары Ришатлары туа.
– Олы улыбызга 26 яшь. Биектау районы кызы белән гаилә кордылар. Рәмис югында оныгыбыз Зәринәне дә алып кайттылар. Икенче улыбызга 21 яшь. Уртак балабыз Ришатка – 12, Ташкичү мәктәбендә алтынчы сыйныфта белем ала, – дип серләшеп тә алды Айгөл. – Барысы да әтиләрен бик ярата, олылары хәтта Рәмиснең фамилиясен дә алды, Бәдриевлар булдылар. Шулай иңне-иңгә куеп 15 ел яшибез инде. Илдәге вазгыять кенә беразга аерды. Исән-сау гына була күрсен. Безгә ул бик кирәк.
– Мобилизация башланганчы ук контракт төзеп киткән икән бит?
– Әйе шул. Ул шундый инде. “Хәрәкәттә – бәрәкәт” дип яшәргә күнеккән. Бер урында гына тик тора алмый. Гел каядыр күңеле ашкына. Ике тапкыр кыска вакытлы ялга кайтты. Беренчесендә ел ярымнан җибәргәннәр иде, бу юлы ун айдан кайтты.
– Рәмис, сез алгы сызыктамы? – дип сорыйбыз үзеннән.
– Әйе. Ике атна алгы сызыкта булабыз, чыгабыз. Тагын керәбез. Шулай бара инде. Ике тапкыр яраландым. Госпитальдә яттым. Аякка бас-кач, тагын алгы сызыкка. Җиңү яулап кайтачакбыз, – диде ул.
– Гуманитар ярдәм киләме?
– Әйе, барысын да алабыз. Ярдәм кулы сузган авылдашларыма, җитәкчеләргә, гомумән, барлык халыкка чиксез зур рәхмәтемне белдерәм. Үзем генә түгел, бергә хезмәт иткән бөтен егетләр исеменнән, – диде ул.
Исән-сау әйләнеп кайтып, үзе әйткәнчә, җиңү яулап, тагын очрашырга язсын. Өйдә сине әниең, хатының, якыннарың, балаларың, хәзер инде оныгың да көтә.
Гөлсинә Зәкиева