Арчада бәхетле гаиләләр агач утыртты

2024 елның 18 октябре, җомга

Шәһәребезнең Көнбатыш бистәсендә “Бәхетле гаиләләр аллеясы“на нигез салынды. Чын гаилә бәйрәменә әверелде ул.

Мәдәният хезмәткәрләренең дәртле җырлары астында районыбызның төрле төбәкләреннән җыелган бәхетле гаиләләр аллеяга үз агачларын утыртты. Урманчылар әйтүенчә, алар барысы 150 төп үсенте алып килгән. Балалары, оныклары белән килгән әти-әни, әби-бабайлар бергәләп әлеге хезмәт бәйрәмендә бик теләп катнашты. Киләчәктә бу агачлар “Гаилә елы“ истәлеге булып тирә-юнебезгә ямь биреп торыр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International