Райондашларыбыз арасында “Якыныңа бүләк яса: газетага яздыр” акциясе бара
Почта бүлекчәләрендә “Арча хәбәрләре” һәм “Арский вестник” газеталарына 2025 елның беренче яртыеллыгына язылу актив алып барыла. Шул уңайдан без “Якыныңа бүләк яса: газетага яздыр” акциясе игълан иттек.
Әти-әниеңне, әби-бабаңны, туганнарыңны, күршеңне яки дустыңны газетага яздырырга чакырабыз. Әлеге акциягә кушылучыларыбыз да бар инде.
Арчада яшәүче Эльмира Мөхәммәтшина Кәчедә гомер итүче әнисе Гаделбикә Хәйруллинага бүләк ясап, 2025 елның беренче яртыеллыгына “Арча хәбәрләре” газетасына яздырган. “Район газетасына һәрдаим язылабыз. Әниемә дә бүләк ясарга булдым. Район тормышындагы яңалыклардан хәбәрдәр булып торсын. Атна саен килә, менә дигән бүләк дип саныйм”, – диде ул.
Яңалыкларны интернеттан белгән заманда, газета-журналлар белән үскән өлкән буын вәкилләре өчен атна саен кулларына газета тотып матбугат белән танышу мөһим. Шуңа күрә якыннарыбызны куандырырга ашыгыйк. Ә инде газетага яздырган квитанция һәм якын кешегез белән фотога төшеп, безгә җибәрсәгез, сайтыбызда узачак бәйгедә катнашу мөмкинлегенә ия булачаксыз.
Ноябрь аенда узачак Әниләр көне уңаеннан сайтыбызда бәйге башланачак.
Шартлары бик гади: якын кешеңне 2025 елның беренче яртыеллыгына район газетасына яздыр, бергәләп фотога төшегез һәм әлеге фотоны 89393186582 номерына WhatsApp хезмәтенә җибәр. Әниләр көне булса да, бәйгегә башка якын кешеләрегез белән төшкән фотолар да кабул ителә. Иң мөһиме кулыгызда квитанция, ә яныгызда сездән бүләк (газетага яздыру) алган якыныгыз булсын.
Бәйгенең җиңүчеләрен саллы бүләкләр көтә.
Реклама 16+
Гөлнур Миннебаева