Бөтен гомеремне кызыма багышладым. Аякка бастыра алмасам да, кимсенеп яшәмәсен дип тырыштым, – ди Ләйсән Абдуллина.
25 яшьлек Ләйлә Вострова туганнан бирле инвалид коляскасында. Һәм ул бүген игелекле кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ.
Арчада яшәүче Ләйсән ханым уңайсызланып кына булса да редакциягә керде һәм үзенең гозерен җиткерде. Сөйләшкәндә андагы сабырлыкка хәйран калдык. Ана кеше баласы өчен барысына да әзер шул. Балалар бөтен җирне тузгытып бетереп уйнаганда сүгәбез, ачуыбыз чыга. Ә менә Ләйсән бер өзлексез җыештырырга да әзер булыр иде, тик...
Ул үзе Кәче авылында туып-үскән. Арча педагогика көллиятен тәмамлап, укытучы һөнәрен алып чыккан. Тик үз гомеренә барлыгы өч-дүрт ай гына эшләп калырга өлгергән. Калган вакытын баласына багышлаган.
– Бишенче курста укыганда Төбәк-Чокырча егете Валерийга кияүгә чыктым. Вафат инде ул. Биш ел яшәдек. Кызым Ләйләне бер килограмм 200 грамм авырлыкта җиде айдан таптым. Аннан аны Казан хастаханәсенә яңа туган һәм җитлекмәгән балалар патологиясе бүлегенә яткырдылар. Кызымны ике килограмм булгач кына чыгардылар. Казан табибы: “Бәбиләгәндә башы кысылган. Кислород җитмәгән. Сәламәтлегендә тайпылыш булачак”, – диде. Һәм шулай килеп чыкты да. Ләйләдә церебраль паралич (двойная гемиплегия в форме спастического тетрапареза с трофическими нарушениями). Сөйләшми, кулы белән тотып ашый, гомумән, көнкүрештә үзе мөстәкыйль төстә берни эшли алмый. Дөрес, сөйләгәнне аңлый, тыңлый. Гәүдә тотнагы юк. Минем энергия хисабына яши, дисәм дә була. Мин борчылсам, куллары белән чәбәләнә башлый. Мин сөенсәм дә сөенечен шулай аңлата, – диде Ләйсән.
– Урамнарга алып чыга аласызмы соң?
– Әйе, урамны бик ярата. Күршеләр дә якын итә үзен. Бик ягымлы, сөйкемле бала ул. Карап торган бердәнбер кызым минем, – диде Ләйсән. – Тик урамда йөрү өчен дә аңа махсус коляска кирәк. Ул ярым яткан хәлдә, я сөялеп кенә утыра. Аңа яраклы коляскалар 300-400 мең сум тора. Банк урамындагы йортта беренче катта яшибез. Шулай да күтәреп алып чыгарга кирәк.
Баласының көнкүрешен бераз җиңеләйтү, төр-ләндерү өчен тырыша Ләйсән. Ләкин ул да 47 яшь белән бара. Ләйлә дә гәүдәле. Беренче кат булса да, җиде баскыч төшәсе бар. Стенага аркасын терәп, шуышып булса да күтәреп алып чыга икән. Алай да бик авыр.
– Уңайлы мохит тудыруларын сорап райондагы инвалидлар оешмасына мөрәҗәгать иттем. Килеп карадылар. Төшәргә җайлы булсын өчен махсус җайланма кирәк, диделәр. Стенага беркетә торганы күршеләргә комачаулый. Безгә кирәкле электр күтәргеч 600 мең сум тора. 150-200 мең сум гына булса, ничек тә тырышыр идем әле. Монысына ук көчем җитми. Вакытны сузган саен бәяләр дә арта, – диде Ләйсән Абдуллина. – Шуңа игелек-ле кешеләр ярдәменә мохтаҗ мин. Миңа түгел, кызыма ярдәм кирәк. Хәлебезгә керергә теләүчеләр өчен телефон номерым 89393618630 (Сбербанкка беркетелгән), 4817760249059969 (сбербанк). Ләйсән Әгъләмовна Абдуллина исеменә күчерергә кирәк. Мөмкинчелегеннән чыгып ничек кенә дәвалап карамаган ул кызын, кайларга гына алып бармаган, файдасыз. Ләйләне аякка бастырып булмый, менә шулай гына ярдәм итәргә мөмкин. Тамчыдан күл җыела, дибез. Әйдәгез, бергәләп шул күлне җыйыйк, Ләйләгә ярдәм итик.
Гөлсинә Зиннәтова