“Гаиләле ШТК” лигасының финалы узды

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 26 мартында районыбызда Гаилә елына багышланган шаяннар һәм тапкырлар бәйгесенә старт бирелгән иде. 11 апрельгә кадәр “Гаиләле ШТК” лигасының беренче туры узды.

Исегезгә төшерәбез, сайлап алу турлары Яңа Кенәр, Урта Пошалым, Утар Аты, Иске Чүриле авыл мәдәният йортларында үтте. Барлыгы 18 команда катнашты. Катнашучыларга район мәдәният йорты хезмәткәрләре бәя биреп барды.

17 октябрьдә лиганың финалы Арча район мәдәният йортында узды. Финалда 6 команда көч сынашты: Яңа Кишет авыл җирлегеннән “Кыртый тавык” командасы, Шушмабаш авыл җирлегеннән “Шалт, Мөхәммәтҗан оныклары”, Үрнәк авыл җирлегенең өч Пошалым һәм Казанбаш авылларыннан “Безнекеләр”, Наласа һәм Урта Аты авыл җирлегеннән “Исемсез”, Сеҗе авыл җирлегеннән “Та-та-та-та”, Яңа Кырлай авыл җирлегеннән “Тамырлар” командалары.

Районыбызның иң көчле командалары үзләренең шаян һәм тапкыр булуларын исбатлады. Чыгышларга бәяне район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова, “Әйдә, шаярт” уенының финалисты Илназ Авзалов бирделәр. Яхшылар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу жюри әгъзалары өчен җиңел булмады.

“Финалга җитеп, бүген безгә күңел дәрте биргән командаларга чын йөрәктән рәхмәт. Бу формат гадәти концерт-тамашалардан үзгә, шуңа күрә моңарчы татар КВНын карамаган кешеләр бераз аптырап та утыргандыр. Биредә тапкыр да, җитез дә, шаян да була белергә кирәк. Һәр команда да алларына куелган бурычны тиешенчә үтәде”, – диде Илфар Әюпов.

“Гаиләле ШТК” лигасына нәтиҗә түбәндәгечә ясалды:

1нче урында – Шушмабаш авыл җирлегеннән “Шалт, Мөхәммәтҗан оныклары” командасы. 2нче – Наласа һәм Урта Аты авыл җирлегеннән “Исемсез” командасы. 3нче урында  Үрнәк авыл җирлегенең өч Пошалым һәм Казанбаш авылларыннан “Безнекеләр” командасы.

Лиганың беренче турында авыллардагы эшче яшьләрнең чыгышларын тәкъдим итү аерым бирем булып барган иде. Финал өлешенә аларның да иң яхшылары чакырылды һәм бүләкләнде. Алия Шәймәрданова, Венер Габдуллин, Илвир Зәйнуллин, Данир Фатыйхов, Рәмис Гайнетдинов һәм Тәгъзимә Хисмәтуллинаның концерт номерлары чарага тагын да ямь өстәде.

 

Гөлнур Миннебаева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International