Төп нигезне таркатмаганнар

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Фәүзия Галимова: “Мин фатирда яшәмәс өчен кияүгә чыктым, Фәрит армиягә бармас өчен өйләнде. Барыбер өч ел хезмәт итеп кайтты”.

Арчадан Фәүзия һәм Фәрит Галимовларның бергә яши башлауларына быел 18 июльдә 60 ел булды.

– Мин үзем Мари Иленең Шлан авылыннан. Сигез бала үстек. Хәзер үзем генә калдым. Бишенче сыйныфтан соң Пермьгә апаларга кунакка барган идем. Ире шахтада басылып үлде аның. Апа ике бала белән калды. Булышырга туры килде. Шулай укуымны дәвам итә алмадым. Аннан Арчада бала карадым. Паспорт алганнан соң төзелешкә эшкә кердем. Фәрит белән таныштым. Ул Казанда эшли, Арчага йөк белән кайта. Без төнге сменада булганда шуны бушатабыз. Сөйләшеп киттек. Әмма күрешеп йөрмәдек. Язга чыккач тагын очраштык. Ул Арчада АТПда эшли башлаган иде инде. Ул чакта апам Пермьнән кайтып, Зур Бирәзәдә йорт алды. Минем шуларга төшеп барышым. Бу юлы озакка сузмый өйләнешеп тә куйдык. 18 яшь тә тулмаган иде әле, язылыша алмадык. Өч ай ярымнан Фәритне армиягә алдылар. Ике каен сеңел, кайнана белән калдым. Шул калудан 27 ел кайнана белән яшәдем. Бик яхшы кеше иде. Фәрит өч елдан соң армиядән кайтты, – диде Фәүзия апа.

“Өч ел армиядән көтеп алды. Язылышмаган килеш. Бу үзе зур плюс”, – ди Фәрит абый. Өстәвенә әле армиядән соң ул биш ел Васильевода  автотранспорт техникумында укый. Аннан инде АТПда автоколонна начальнигы булып эшли. Биш елдан баш инженер итеп куялар. Күп еллар автобус йөртә. Чиста стажы 41 ел.

– Хәзер яшәгән йортта туып-үстем мин. 15 бала булганбыз, шуларның тугызы үскән, калганнары кечкенә вакытларында ук үлгән. Әти вафат булганда миңа 14 яшь кенә иде. Абый армиядә. Бөтенесе минем өстә булды.  Дөрес, кызлар кияүгә киткән иде инде. Бүген төпчек сеңлем генә исән, Дербышкида яши.  Мин төп нигезне таркатмадым. Әни үзе исән чагында өйне сүттермәде. Әле дә түр ягыбыз агач бүрәнәдән. Әни төсе. Төп йорт булгач, килгән-киткән кеше дә гел бездә булды, – диде Фәрит абый. – Өч балабыз туды. Бер малай, ике кыз. Дүрт оныгыбызның баласы бар инде. Аларны үстергәндә көчтән килгәнчә тырышырга туры килде. Дүртәр баш бозавын да, сыерын да асрадык. Җиде ел элек кенә бетердек. Миңа 81 яшь бит инде. Фәүзия дүрт яшькә яшьрәк.

Өч балаларының да хәзер үз тормышы. Фәридәләре алтынчы мәктәптә укыта, ике балалары бар, икесе дә гаиләле, Фәния лицейда завуч, өч баласы бар, аның да кызы кияүдә, ике баласы укый. Фәнисләре төп йортта калган. Ике ул үстергән, икесе дә тормыш корган.

– Киленебез белән 36 ел торабыз инде, – диде Фәүзия апа. – Үзем 26 ел крахмал заводында эшләгәннән соң киттем. Килен йөкле. Әнине карыйсы бар. Әни вафат булгач, инкубаторга кердем. Килен белән килешеп гомер иттек. Мин үзем бик сабыр кеше. Фәрит кызурак. Шуңа берни дәшмәдем дә, күрмәдем дә, белмәдем дә. Хәзер дә сорасалар киңәшләремне бирәм, ярдәм итәм, әмма бернигә катышмыйм. Өйдәге улыбыз бик каты авырып алды. Инсульт кичерде. Аякка басты, йөри инде. Шулай да аның өчен куркып торабыз. 

Әнә шулай тормыш бөтен булсын өчен бергәләп тырышкан Фәүзия һәм Фәрит Галимовлар. Озак очрашып та йөрмәгәннәр, бер-берсен ошатканнар, бергә булганнар, алтмыш ел яшиләр. Тормыш дәверендә төрле чаклары булгандыр, әмма шунысы куанычлы, бүген алар балалары хөрмәтендә тигезлектә гомер итәләр.   

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International