Райондашларыбыз арасында “Якыныңа бүләк яса: газетага яздыр” акциясе бара
Почта бүлекчәләрендә “Арча хәбәрләре” һәм “Арский вестник” газеталарына 2025 елның беренче яртыеллыгына язылу актив алып барыла. Шул уңайдан без “Якыныңа бүләк яса: газетага яздыр” акциясе игълан иттек.
Әлеге акциягә кушылучыларыбыз бар һәм бу безне куандыра. Алар белән сезне дә газетабыз битләрендә таныштырып барырбыз.
Райондашыбыз Айрат Галиуллин – акциягә кушылучыларның берсе. Арчада гомер итүче әнисе Лизина Галиуллинаны ул киләсе елга газетага яздырган инде. Лизина ханымга 86 яшь, район газетасын яратып укый.
“Бүгенге көндә дә тавык-чебиләр, бакчасында җиләк-җимеш, яшелчә аның. Балаларын, онык-ларын һәрдаим тәмле ризыклар белән сыйлап тора. Гомере буе газеталар алдыра. Җентекләп укып чыга аларны. Урынында тик утыра белми, гел хәрәкәттә әле ул”, – ди улы Айрат.
Лаеклы ялга чыкканчы, Лизина Галиуллина милли аяк киемнәре фабрикасында эшләгән. Бүгенге көндә балалары һәм онык-
лары игътибарын тоеп, үзе генә гомер итә. Өч баласы да гаиләләре белән Арчада яши, һәрдаим әниләре янында, ярдәм итеп торалар.
Интернет ресурслар белән яшәгән заманда баласыннан мондый бүләк алу өлкән буын өчен зур шатлык. Сезне дә әти-әниләрегезне, әби-бабаларыгызны, туганнарыгызны, күршегез яки дустыгызны газетага яздырырга чакырабыз.
Ә инде газетага яздырган квитанция һәм якын кешегез белән фотога төшеп, безгә җибәрсәгез, редакциябездә уздырылачак бүләкләр уйнатуда катнашу мөмкинлегенә ия булачаксыз.
Һәр килгән фото газетабыз битләрендә һәм сайтта урын алачак. Декабрь башында Сиринә Зәйнетдинова концертына билетлар һәм башка бүләкләр уйнатылачак. Акцияне оештыручы кагыйдәләре, бүләкләр саны, уйнату вакыты һәм урыны буенча мәгълүматны arskmedia.ru сайтында белә аласыз. Акция 2024 елның 17 октябреннән 2024 елның 3 декабренә кадәр. Фотолар 1 декабрьгә кадәр 89393186582 номерына WhatsApp хезмәтенә кабул ителә. Оештыручы «ТАТМЕДИА» АҖнең «Арск-информ» филиалы. Реклама 16+
Гөлнур Миннебаева