Татарстаннан дистанцион сәүдә базарында катнашучылар почта бүлекчәләре базасында үз товарларын бөтен Россия буенча сату өчен яңа мөмкинлекләр алдылар. Барыннан да элек, бу продукцияне интернет-мәйданчыклар (маркетплейслар) аша сатучы эшмәкәрләргә кагыла. Почта товарларны бүлекчәләрдә саклаячак һәм сатып алучыларга 30 минут эчендә илтеп җиткерәчәк яки алга таба маркетплейсларны сортларга аеру үзәкләренә тапшыру өчен үз логистик үзәкләренә җибәрәчәк.
Почта микрофулфилментын куллануның ике варианты бар. Товарны шәһәр читендәге эре складларга мөстәкыйль рәвештә илтмәү өчен, эшмәкәрләр аларны Татарстанның теләсә кайсы почта бүлекчәсендә тапшыра алачак. Почта продукцияне курьерлар китерү участокларына яки эре почта бүлекчәләренә, ә аннары — маркетплейсларның сортларга аеру үзәкләренә тапшырачак.
Икенче схема экспресс-китерү мөһим булган эшмәкәрләргә туры киләчәк. Сатучылар товарларны турыдан-туры почта бүлекчәләрендә саклый алачак. Сатып алучы заказны рәсмиләштергәннән соң, аны 5-7 минут эчендә җыячаклар һәм оператив рәвештә клиентка китерәчәкләр. Бу хезмәт Бөтен Россия буенча 1507 почта бүлекчәсендә эшли, бирегә продукцияне Татарстанның теләсә кайсы бүлекчәсендә саклауга тапшырырга мөмкин. Китерү радиусы һәм тизлеге селлер товары булган бүлекләрнең санына бәйле булачак.
«Без e-commerce логистикасын эшмәкәрләр өчен дә, сатып алучылар өчен дә яңа дәрәҗәгә чыгарабыз. Почта бүлекчәләрендәге микрофулфилмент сатучы өчен бөтен чылбырны шактый гадиләштерә һәм онлайн-заказларны пицца кебек үк тиз китерергә мөмкинлек бирә», — Россия Почтасы генераль директорының беренче урынбасарыМаксим Цыпин шәрехләде.
Пресс-служба УФПС "Татарстан почтасы" АО «Почта России»