Россия почтасы хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм белем күтәрү программасы старт алды. «Почта элемтәсе хезмәткәре» квалификация күтәрү программасы буенча уку Самарада Идел буе дәүләт телекоммуникация һәм информатика университетында (ПГУТИ) узачак.
Укуларны Татарстаннан гына түгел, Самара, Пенза, Саратов, Түбән Новгород, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән, шулай ук Башкортостан, Мордовия, Марий Эл һәм Чувашия республикаларыннан да почта хезмәткәрләре узачак. Алар почта бүлекчәләренең эшен оештыру һәм контрольдә тоту, персоналга җитәкчелек итү өлкәсендә заманча алымнарны үзләштерәчәкләр, актуаль һөнәри темалар буенча белем алачаклар һәм хезмәт күрсәтү күнекмәләрен арттыруга юнәлдерелгән тренингларда катнашачаклар. Моннан тыш, почта бүлеге җитәкчесе һәм җитәкче урынбасары позицияләрендә һөнәри эшчәнлек өчен кирәкле компетенцияләрне камилләштерәләр. Укыту көндезге һәм дистанцион форматларда уза.
“Дәресләр ПГУТИда очраклы гына узмый, биредә Россиядә беренче почта кафедрасы эшли бит. Мондый хезмәттәшлек компаниянең стратегик траекторияләрен гамәлгә ашыруга ярдәм итә торган инновацион белем бирү мәйданчыгын төзергә мөмкинлек бирә. Хезмәткәрләргә цифрлы технологияләр, процессларны автоматлаштыру инструментлары, интеллектуаль мәгълүмат системалары төзү, «акыллы» сервислар куллану, җитештерү һәм логистика комплекслары белән идарә итү технологияләре, клиент тәҗрибәсен булдыру һәм идарә итү технологияләре өлкәләрендә белем һәм күнекмәләр таләп ителә”, - диде Россия Почтасының Идел Макротөбәге директоры Андрей Попов.
Пресс-служба УФПС "Татарстан почтасы" АО «Почта России»