2024 елның 27 ноябрендә 11 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр «Татарстан Республикасында аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен социаль такси эшен оештыру» темасына кайнар линия узачак.

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Теләге булганнар гамәлдәге социаль такси хезмәтләре белгечләренә эш буенча сораулар бирә, яңа идеяләр һәм тәкъдимнәр белән уртаклаша алачак. Шалтыратулар 8 800 350 44 72 телефоны буенча, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе аша кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem. Кайнар линия ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйрия һәм коммерциячел булмаган секторны үстерү комиссиясе тарафыннан «Игелекле Казан», «ЯРДӘМ - ПОМОЩЬ», «Кайгырту» берләшмәләре белән берлектә оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International