Авыл халкы өчен бәйрәм

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча төзелгән Иске Төрнәле авылындагы фельдшер-акушерлык пункты Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында медицинаның беренчел звеносын яңартуның ачык мисалы булды.

ФАП ачылу-авыл халкы өчен чын бәйрәм, шатлыклы һәм күптән көтелгән вакыйга. Хәзер алар медицина хезмәтләрен һәм тиешле ярдәмне уңайлы шартларда, якты һәм заманча нормаларга һәм стандартларга туры килә торган бинада алачаклар. Медицина пунктында түбә, тышкы ишек, тәрәзәләр алыштырылган, идән, бәдрәф ремонтланган, бинаның эчке ягы яңартылган.

Яңа ФАП медицина персоналының нәтиҗәле эшләве өчен барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган. Пункт Кече Төрнәле, Иске Төрнәле һәм Алга-Көек авылларыннан пациентлар кабул итә. ФАПны яңарту 300 җирле кешегә медицина ярдәме күрсәтү шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирде. Олы яшьтәге кешеләр бу вакыйгага аеруча шат: “Мондый шартларда медицина ярдәме алу - зур бәхет". Алар үз сәламәтлекләрен диспансерлаштыруның беренче этабы кысаларында тикшерә, димәк, гомер озынлыгын арттыра алачак.

 Авылда һәркем файдалана алырлык  медицина булдыру - «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының иң мөһим бурычларының берсе.

ФОТО

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International