«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Хәсәншәех авылында фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясалды.
Хәсәншәех - кечкенә авыл түгел, монда алты йөзгә якын кеше яши. Хәзер авыл халкына диспансерлаштыруның беренче этабын узу, күз басымын үлчәү, кардиограмма ясау, авырлыларга профилактик тикшерү узу өчен район үзәгенә кадәр кырык чакрым барырга кирәкми. Фельдшер-акушерлык пунктында табибка кадәрге кабул итүдә ашыгыч ярдәм күрсәтү, яңа туган балаларга һәм бала тудыручы хатыннарга патронаж ясау өчен бөтен шартлар да бар.
Хәсәншәех фельдшер-акушерлык пункты мөдире Рәмзия Закирова һәм шәфкать туташы Нурия Тимергалиева - үз эшләренең чын осталары, зур эш тәҗрибәсе бар, авылдашлары аларны хөрмәт итә һәм ышана, әмма иске бинада, кызганычка каршы, беренчел медицина ярдәменең бөтен спектрын күрсәтү өчен мөмкинлекләр юк иде.
Хәзер Хәсәншәех халкының матур, якты, төзек медицина пункты бар, анда кабул итү кабинеты, процедура, балалар, стерилизация бүлмәләре, көтү залы, акушерлык, физиотерапия кабинеты, стоматология кабинеты һәм санузел бар. " Бу авыл халкы өчен дә, безнең өчен дә кыйммәтле бүләк", - дип шатлыгы белән уртаклашты Рәмзия Мансур кызы фельдшер-акушерлык пунктын ачкан вакытта. Авылдагы фельдшер-акушерлык пунктлары һәм амбулаторияләр – уколлар һәм дарулар белән генә түгел, яхшы сүз, киңәш һәм ярдәм белән дә дәвалаучы тормыш үзәге бит. Хәзер яңартылган фельдшер-акушерлык пунктында Рәмзия Мансур кызы белән Нурия Адарат кызы тагын да зуррак энтузиазм белән эшлиләр, реконструкцияләнгән фельдшер-акушерлык пункты аларга авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүне җиңеләйтте.
Исегезгә төшерәбез, фельдшер-акушерлык пунктларын урнаштыру сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең беренчел медицина-санитар ярдәме һәм медицина хезмәтләренең сыйфатын тәэмин итүгә юнәлдерелгән төбәк программасы кысаларында алып барыла. Бу программаның максатлары РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты бурычларына туры килә.