«Казан арты» Арча тарих-этнография музее

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

«Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә «Казан арты» Арча тарих-этнография музеена заманча техник җиһазлар урнаштыру буенча дәүләт ярдәме күрсәтелде.

Музей  эшләү дәверендә һөнәрләр, инструментлар, кораллар, көнкүреш әйберләре тарихы, археологик табылдыклар, танылган шәхесләрнең биографияләре язылган шактый күләмле фәнни материал тупланды. Җиһазландыруның төп бурычы - җыелган этнографик материалны килүчеләргә аңлаешлы рәвештә җиткерергә ярдәм итә торган интерактив мультимедиа комплексларын булдыру.

Экскурсияләр үткәрү өчен шәһәр буенча сыйфатлы экскурсияләр уздырырга мөмкинлек бирә торган  аудиогидлар һәм радиогидлар алынды.

Экспозицияләрдә кулланыла торган өр-яңа интерактив комплекслар музейны кызыклырак һәм килүчеләр өчен аңлаешлырак итә. Казан артында яшәүчеләрнең прототиплары булган уникаль реалистик манекеннарны аерым билгеләп үтәргә кирәк. Алар музейның интерьер залларында урнаштырылды һәм кунакларыбызны үткән гасырларның кабатланмас атмосферасына тагын да тирәнрәк чумарга ярдәм итәләр.

Музейда махсус программа белән тәэмин ителгән интерактив сенсор панельләр урнаштырылды, алар ярдәмендә үзеңне кызыксындырган бүлекләрне сайлап алырга мөмкин. Теләсәгез-район тарихы турында укыгыз, яки район үсешенә багышланган фильм карагыз. Шунда ук-фотогалерея, тарихи белешмәләр һәм башка бик күп кызыклы мәгълүмат.

Музей шулай ук «Пушкин картасы» проекты буенча күчмә эш формаларын актив куллана һәм «Мәдәният» илкүләм проекты биредә алыштыргысыз. Бу максатлар өчен күчмә экспозицияләр һәм күргәзмәләр оештыру өчен җиһазлар сатып алынды. Музей балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә күргәзмәләр үткәрә. Балаларның күпчелегендә музейга шәхсән килү теләге туа.

Бүгенге көндә музей фонд саклагычларын тиешле режимда тоту өчен технологик җиһазлар белән дә җиһазландырылган. Бу киптергечләр, һаваны дымландыргычлар, экспонатларны саклау өчен металл стеллажлар һәм шкафлар.

  Бүген музей мәдәни чаралар, мавыктыргыч экскурсияләр уздыру мәйданчыгына әверелде. Куелган техник җиһазлар музей хезмәткәрләренә эштә булышып кына калмыйча, музей кунаклары өчен залларны мавыктыргычрак итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International