«Казан арты» музее район халкы һәм туристларны җәлеп итә торган урын. Биредә Арча районының борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр барлыкка килүе турында сөйлиләр. Һәр экспонат - үткәнебезнең бер кисәге. Музей экспозицияләрендә борынгы уникаль эш кораллары һәм көнкүреш әйберләре, милли киемнәр, төбәкнең археологик табылдыклары һәм башкалар бар. Нәкъ менә музейда танылган якташларыбыз - Г.Курсави, Ш. Мәрҗани, Ш. Күлтәси, Г. Тукай, М. Галәү, Г. Бәширов, Г. Ахунов, М. Мәһдиев, Г. Камал кебек галимнәр, язучылар, шагыйрьләр турында күбрәк белергә була.
Ремонттан соң музей бинасы заманча төс алды һәм килүчеләр өчен уңайланды: музей бинасы тулысынча гидроизоляцияләнде һәм нигезе тышланды. Музейның аскы катында конференц-зал урнашкан, анда район чаралары уза. Ремонтка кадәр залга фундаменттагы ярыклардан су керә һәм стеналар җимерелә башлаган иде. Ремонт вакытында стеналар ныгытылды, гипсокартон белән тышланды һәм буялды. Энергия һәм электр белән тәэмин итү системаларына капиталь ремонт ясалды, җылыту, вентиляция системаларына ремонт ясалды, янгын сигнализациясе алыштырылды. Тәрәзәләр алыштырылды һәм яңа рамнар куелды. Халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен пандус ясалды.
Капиталь ремонт барышында чүлмәкче остаханәсен урнаштыру өчен бүлмәләр әзерләнде. Бу вакыйга музейга килүчеләр өчен чын бүләк булды. Остаханә Президент Мәдәни инициативалар фонды акчасына музей хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән «Ата-бабалар һөнәре: чүлмәкчелек эше» проектын гамәлгә ашыру өчен булдырылды. «Казан арты» музеенда даими рәвештә «Арча төбәге халык һөнәрләре» темасына багышланган лекцияләр, осталык дәресләре үткәрелә. Музей хезмәткәрләре балалар өчен чүлмәкчелек эшенең кызыклы икәнен ачыклады, әмма безнең шәһәрдә андый остаханәләр юк иде. Һәм менә аларның хыялы тормышка ашты.
Капиталь ремонттан соң музей заллары үзгәрде. Интерактив экскурсияләр уздыру программалары эшләнде, танылган якташларыбыз, туган якны өйрәнүчеләр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән күпсанлы очрашулар, китаплар тәкъдир итү кичәләре үткәрелә.
«Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә безнең музей төрле яшьтәге һәм төрле кызыксынулы кешеләр өчен аралашу, үсеш һәм иҗат үзәгенә әверелде, яңа сыйфатлы үсеш дәрәҗәсенә күчү өчен уникаль мөмкинлек алды.