Арча педагогика көллиятендә Әлифба музееның 25 еллыгын билгеләп үттеләр
...Әлифбачылар Сәләй ага белән Рәмзия Вәлитованың яшь чаклары. Егет белән кыз арасында мондый сөйләшү була.
Кыз: “Сәләй, мин Рәмзия Вәлитова түгел, – дип әйтмәсенме?! – Чын фамилиям Баязитова. Алтын приискалар хуҗасы Рәмиевларның туганы мин. Әтием ягыннан. Әнием Зөһрә, әтием Гыйләҗетдин исемле. Стәрлетамакта зур матур йортта кадерле бала булып туганмын. Ике абыем, энем бар иде. Эх, белсәң иде, Сәләй, ничек бәхетле идек без?! Ул рәхәт көннәр миңа төш кебек кенә тоела. 4 яшьлек чагымда энем, аннан газиз әткәем үлеп китте. Ике елдан әнкәем дә өзелде. Татар коммунистлар университетында укучы абыем Кадыйр әнинең җеназасына кайткач, абыем Кәрим белән ике ягына сарылып үкседек. Кадыйр абыем безне (миңа 6 яшь) балалар йортына урнаштырды. Ишек, тәрәзәләрне бикләгәндә: “Сез хәзер Баязитовлар түгел, Вәлитовлар, документта да шулай язылган, Баязитов дигән фамилияне онытыгыз, кем сораса да, сез Вәлитовлар”, – диде. Кат-кат әйтте. “Байлар нәселе” исеменнән качар өчен эшләнгән гамәл бу. Балалар йортына барганда юл буе эчемнән генә: “Мин Рәмзия Вәлитова, мин Рәмзия Вәлитова”, – дип кабатлап бардым. Яңа фамилияне онытырмын дип курыктым. Кәрим абыемны комсомол постында торган чакта атып үтерделәр. Кадыйр абыем да китеп барды, шулайдырмы-юкмы, туберкулез чиреннән, диделәр. Дусларына сеңлемне ташламагыз, дип әйтеп калдырган. Алар мине Казанда калырга, педагогия институтына укырга керергә күндерделәр”.
...Без бу сөйләшүне бик дулкынланып тыңладык. Сәхнәдә студентлар әнә шушы күренешне уйнап күрсәттеләр. 1936 елда Рәмзия институтта бергә укыган Сәләй Вәгыйзовка кияүгә чыга. 1937 елда яшь гаилә Арча педагогия училищесында эшли башлый. Сәләй ага Вәгыйзовның да үз исем-фамилиясе түгел бит! Ул Сөләйман Хәлиуллин! Аны Гаишә һәм Гатат Вәгыйзовлар асрауга алып үстергәннәр. Сәләйгә 6 ай вакытта Камышлы базарында, башка кеше белән бутап, әтисен үтерәләр. Әнисе Гайшә имчәк баласы Сөләйманны алып авылдан китәргә тели. Кайнанасы Шәмсехәят ир бала әтисе гаиләсендә калырга тиеш дип, Сөләйманны әнисенә бирми. Малайны балалары булмаган гаиләгә тәрбиягә бирәләр. Шулай итеп, хәзрәт кушкан исем Сөләйман – Сәләйгә, Хәлиуллин фамилиясе Вәгыйзовка әйләнә. Сәләй ага Самара өлкәсенең Камышлы районындагы Татар Байтуганы авылыннан. Аның истәлегенә шушы авылда музей-йорт ачылды. Музейны булдыруда тырышып йөрүчеләрнең берсе – ире ягыннан туганы Нурания Абзалова. Сәләй ага исән вакытта хат алыша алар. Нурания ханым Арчага әлифбачыларның юбилей-очрашуларына килеп тора. Һәр килүендә Сәләй ага язган хатлардагы тарихи истәлекләр белән уртаклаша. Сәләй ага һәр хатында “Без бит Сталин чоры кешеләре” дигән сүзләрне телгә ала.
“Әлифба музееның нәкъ менә Арча педагогия көллиятендә урнашуы белән без горурланабыз, – дип сөйләде директор Гөлнара Гарипова. – Әлифба авторлары Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитова Арча педагогия училищесының данлыклы укытучылары, халык академигы исеменә ия булган шәхесләр. Һәм без моның белән чиксез горурланабыз. Шушы 25 ел эчендә музей берничә тапкыр үзгәрде. 2013 елда безнең көллият нык-лап төзекләндерелде. Милли кадрлар әзерләү үзәге статусы алды. Музей да бинада икенче уңайлы урынга күчерелде. Ул көллиятнең генә түгел, районның, Татарстанның да горурлыгы. Сәләй аганың әйткән сүзе бар иде, Арча Әлифбаның Ватаны, дип. Татарстанга килгән кунаклар Арчага да килсә, Әлифба музеена керми калмыйлар. 2014 елда көллиятебездә әлифбачылар хөрмәтенә истәлек тактасы куйдырдык. 2015 елда бакчабызда һәйкәл булдырдык. Алла боерса, ул һәйкәлне бронзадан ясатачакбыз. Музейда бик күп тарихи, фәнни мәгълуматлар тупланган. Ул киләчәктә дә милләтебезгә, төрле халыкларга хезмәт итәчәк”.
Арча – Тукай Ватаны, Әлифба Ватаны! Шушы Әлифба музеен оештыруда башлап йөргән көллият директоры Илдус Сәгъдиев сүз алды. “Сәләй Гататович 1908 елгы, мин 1936 елгы, ләкин яшь аермасы шактый булса да, без иптәшләрчә бик якын дуслар идек, – дип сөйләде ул. – Алар һәр чыгарган китапларын “Иң якын дусларыбыз Флерага һәм Илдуска” дип, безнең гаиләгә бүләк итеп бардылар. Ул китаплар безнең өй түрендә кадерле җәүһәрләр булып саклана. 1998 ел. Октябрь ае. Сәләй Гататовичка 90 яшь, Рәмзия Вәлитовага 85 яшь. Без аларның яшь аермаларын якынча 5 ел дип йөртә идек. Рәмзия Гыйлаҗетдиновна 1914 елның мартында туган. Мин аларны үзебезнең училище машинасы белән Казанга очрашуга алып киттем. Кызганыч, Минтимер Шәймиевны Мәскәүгә чакырганнар, ул юк, безне Фәрит Мөхәммәтшин бик матур итеп кабул итте. Югары Советта Ринат Харис, ул безнең әлифбачылар белән училищеда эшләп киткән. Шулай бергәләп очрашу үткәреп, кунак булып кайттык. Шул очрашудан кайткач, 1998 елның октябрендә шушы залда, ул вакытта бу зал бүгенгенең яртысы гына иде, бик матур итеп очрашу үткәрдек. Андый очрашуларга язучылар да кайта иде. Сибгат Хәким белән Сәләй Вәгыйзов бер вакытта педагогия институтында укыганнар. Менә шушы залда студентлар алдында Сибгат Хәкимнең сөйләгәне хәтердә. Тулай торакта торабыз, Сәләй белән икебезгә бер костюм иде, ди, кызлар белән очрашырга барганда мин киям костюмны, Рәмзия янына чыгып киткәндә Сәләй кия костюмны. 1998 елда Арчада Сәләй Гататовичның 90 яшьлек юбилеена Татарстанның мәгариф министры Фарис Фахразович та кайтты. Ул үз чыгышында бу шәхесләр хөрмәтенә Арчада музей ачарга кирәк, диде. Без бу идеяне күтәреп алдык һәм тормышка ашырдык. 1999 елда музей ачылды. Аның беренче җитәкчесе – тарих укытучысы Хөсәен Хәйруллин. Олы шәхес. Бик көчле укытучы, тарихчы, оештыручы. Ул Сәләй Гататович белән Рәмзия Вәлитованы бик яхшы белә, алар белән озак еллар эшләде. Хөсәен Фатыйхович музейга бик күп мәгьлуматлар туплады”.
Очрашуга РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Хөсәен Хәйруллинның кызы Гөлназ ханым да килгән иде. Исән булса, 1930 елгы Хөсәен Фатыйхович үзе дә кичәнең хөрмәтле кунагы булыр иде. Ул 2010 елда бакыйлыкка күчә. Сүзебез дога булып барып ирешсен.
Беренче Әлифба китабы һәм күп кенә уку ярдәмлекләре авторлары Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитованың кызы Римма һәм уллары Камил – икесе дә бакыйлыкта инде. Камилнең хатыны Лилия ханым юбилейда катнашты.
...Зал әлифбачыларның укучылары, укытучылар, студентлар, кунаклар белән тулы иде. Рәмзия Вәлитованың якташы Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы доценты, Башкортстанның атказанган укытучысы Нәсимә Мөкимова да биредә. “Рәмзия апаның безнең Стәрлетамак шәһәрендә тууы белән горурланабыз, – дип сөйләде ул. – Аның исемен данлау юнәлешендә эш алып барабыз. Арча педагогия көллияте, Әлифба музее белән тыгыз элемтәдә торабыз“. Әлифбачыларның укучысы 1946 елгы Әлфия Гыймадиева Кайбычтан килгән. Очрашуларга килергә тырыша ул. Килгән саен үзе язган шигырен укымый калмый. Бу юлы “Музейларда – халык хәтере” шигырен укыды.
Музейларда йөрдем заллар буйлап
Тарих эзе – безнең үткән юл.
Бабайлардан калган мирас – ядкәр
Безнең көнгә килеп җиткән ул.
...Әлифба ядкәрләрен безнең көнгә китереп җиткергән музей җитәкчеләре Хөсәен Хәйруллин, Сания Сибгатуллина, Дамир Таҗиевка, көллият директорлары Илдус Сәгъдиев, Гөлнара Гариповага рәхмәт. Язар сүз күп. Әлифба музеен үзен күрергә кирәк. Партасына утырып, Әлифба китабына күз салсаң, балачагыңа кайтасың... Бу хис-тойгыларны берни белән дә алыштырып булмый. Музейларның көче әнә шунда – үткәннәр һәм аларны мәңгеләштерү.
Румия Надршина