Әңгәмәдәш – Казандагы районара салым инспекциясе бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин
Мөнир Әмирович, быел 2023 ел өчен салым түләү срогы ахырына якынлаша. Ә салым түләү тәртибе, яңалыклар белән халык кызыксына.
– Салым түләү срогы быел 2 декабрьгә тәмамлана. 3 декабрьдән түләмәүчеләргә пеня салына башлый. Соңгы елларда халык салым түләүгә җитди карый башлады. Вакытында түләргә тырышалар. Квитанция килмәсә, ник килмәде икән, дип борчылалар. Беруңайдан яңалыклар турында да әйтеп үтәм.
– Без бүген физик затларга каралган салымнар турында сөйләшәбезме?
– Әйе. Сүзебез физик затларның исемендә булган күчемле һәм күчемсез милеккә каралган салым турында барыр. Быел 2023 ел өчен салым түләнә. Күчемсез милеккә йорт, фатир, гараж, күчемле милеккә машина һ.б. керә. Күчемле һәм күчемсез милеккә салымнарны исәпләп, физик затларга җиткерү ул салым органнары вазыйфасына керә. Ә безгә милекләр буенча хәбәрне милеккә теркәү үткәргән оешмалар җиткерә.
– Нинди оешмалар алар?
– Транспорт чаралары буенча безгә мәгълуматны ЮХИДИ бүлекчәсе бирә. Кем исемендә нинди милек – бу мәгълуматны салым инспекциясенә “Росреестр” җибәрә. Ә без килгән мәгълуматлар нигезендә күчемле һәм күчемсез милеккә салым исәплибез. Шулай ук загс оешмасы кем туган һәм кем үлгән – безгә хәбәр итеп тора.
– Мәрхүм булган кеше исемендәге милеккә салым исәпләнәме?
– Мәрхүмнәр исемендәге милеккә салым исәпләнми. Аның мирасы кем исеменә күчә, рәсмиләштерелә – шул кеше якыны үлгән көннән башлап салым түли.
– Мөнир Әмирович, ә хәзер салым өлкәсендәге яңалыклар турында сөйләшик.
– Хәзер салым түләү-челәрнең күбесе шәхси кабинет аша эш итә. Кем шәхси кабинеттан файдалана, салым түләү хәбәре шунда килә. Шәхси кабинет аша салым инспекциясе белән элемтәдә торучыларга салым түләү квитанциясе кәгазьдә почта аша килми.
– Әле яңа гына бер ханым шалтыратты. Безгә почта аша салым түләү кәгазе килмәде дип. Аларга интернетта шәхси кабинетны кемдер ачып биргән булган. Әмма алар шәхси кабинеттан файдаланмый икән.
– Аларга салым түләү хәбәре шәхси кабинетка килгән. Бу очракта кеше шәхси кабинетны кулланмый икән – салым инспекциясенә гариза язарга кирәк.
– Тагын нинди яңалыклар?
– Әгәр салым күләме 300 сумнан артмаса, андый кешеләргә быел салым түләү хәбәре җиткерелми. Ул аны җыеп, ике-өч еллыкныкын бергә түләячәк. Алдагы елларда ул 100 сумга кадәр иде.
– Акчасын банкларга саклауга салучыларга кагылган яңалык турында да аңлатып үтсәгез иде.
– Акчасын банкка саклауга салучыларның процент акчасы 150 мең сумнан артып китә икән, ул вакытта шул суммадан арткан өлешенә 13 процент салым салына.
– Банклар вкладлар, арткан процентлар турындагы мәгълуматларны салым инспекциясенә үзләре бирәме?
– Банклар клиентларның саклауга салган акчаларның процентлары турындагы мәгълуматны салым инспекциясенә үзләре җибәрә.
– Акчасын төрле банкларга бүлеп салса да, процентлар кушып исәпләнәме?
– Акчасын саклауга төрле банкларга бүлеп салса да, процентлар кушып исәпләнә.
– Тагын безгә шундый хәбәр керде. Бер ир-ат салым акчасын хатынының шәхси кабинеты аша күчергән. Әмма ул түләгән салым акчасы түләмәгән булып санала, хатыны түләгән булып күренә, ди. Бу очракны аңлатып үтсәгез иде.
– Һәр кеше салымны үзенең шәхси кабинеты аша түләргә тиеш. Хәтта бер гаиләдә булып та, иренең яки хатынының шәхси кабинетыннан түли икән, ул салымны шәхси кабинет хуҗасы түләгән булып санала.
– Бу салым акчасын киредән алып буламы?
– Артык түләнгән салым акчасын гариза язып кайтарып була. Минем артык түләгән салым акчасын кире кайтарып бирүегезне сорыйм дип гариза язарга кирәк. Бу эшне шәхси кабинет аша да, почта аша да башкарып була. 10 көн эчендә артык түләнгән акча кире кайта.
– Ташламалар турында да әйтеп үтсәгез иде.
– Пенсионерларга, пенсия алдындагыларга, инвалидларга, сугыш ветераннарына бер фатирга, бер йортка, бер гаражга, 6 сутый җиргә ташлама каралган. 1, 2нче группадагы инвалидларга 100 ат көченә кадәр машинага ташлама бар. Пенсионерларга Татарстанда транспортка ташлама юк. Пенсия фонды пенсиягә чыккан пенсионерлар һәм пенсия алдында торган кешеләр турындагы мәгълуматны салым инспекциясенә җибәрә. Шул мәгълумат нигезендә без эш итәбез. Моннан тыш быел махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары да милек салымыннан азат ителә.
– Сораулар булса кая мөрәҗәгать итәргә?
– Бердәм контакт үзәгенә 88002222222 һәм салым инспекциясенә, телефон: 88435282415.
Румия Надршина