3 ноябрь көнне Яңа Кенәр мәктәбендә спорт сөюче мөселман яшьләре җыелды.
Авылның спорт ветераны Ришат Садиков мәчет әһелләре белән берлектә волейбол ярышлары уздырды. Биредә Балтач, Әтнә, Биектау һәм Яңа Кенәр командалары катнашты.
Ярышларны авыл имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Галиев ачып җибәрде. “Мөселманнар бердәм булырга, хәлләрне белешеп дустанә мөнәсәбәттә яшәргә тиеш. Бүгенге җыелуыбыз да төрле җирлекләрдә яшәүче кардәшләребез белән күрешеп, вакытыбызны файдалы итеп уздыру өчен. Һәркайсыбыз өчен тагын бер мөһим нәрсә ул – сәламәтлек. Ә спорт – ул сәламәтлекнең бер өлеше. Бердәм булыйк, миһербанлы, шәфкатьле булыйк, ярдәмләшеп яшик. Юк-барга игътибар итмичә, догада булыйк“, – диде ул.
Яңа Кенәр авылы мәчете беренчелегенә узган уеннар түбәндәге нәтиҗә белән тәмамланды: 1нче урын – Балтач мәчете, 2нче урын – Киндери (Биектау) мәчете, 3нче урын – Бәрәскә (Әтнә) мәчете командасы.
Тагын да күбрәк командалар катнашында әлеге ярышларны алдагы елларда да уздырырга язсын дигән теләктә таралышты катнашучылар.