Үткән шимбәдә Яңа Кенәр мәктәбендә 2009 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында район башлыгы призына көрәш ярышлары үтте
Матур бер спорт чарасына әйләнгән шушы ярышка районыбыз мәктәпләреннән 108 яшь көрәшче җыйналды һәм алар 11 үлчәү категориясенә бүленеп бил алыштылар.
Ярышны ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты доценты Илнар Фәйзрахманов, самбо буенча СССР чемпионы, спорт остасы, якташыбыз Фәрих Мадияров катнашты.
Яңа Кенәрдә халык та көрәш карарга ярата. Җанатарлар көрәшчеләрне хуплап, көч биреп, куәтләп тордылар.
Яңа Кенәр мәктәбендә район башлыгы Илшат Нуриев 2023 һәм 2024 елларда Арчабыз данын төрле ярышларда яклаган көрәшче егетләребезне тәбрикләде. Алар: Мамадыш шәһәрендә “Ялкын” журналы призына үткән ярышларда 2008-2009 елгы егетләр арасында 1нче урын алган Әнгам Мөхетдинов һәм Ислам Искәндәров. Икесе дә Россия чемпионнары, Актанышта соңгы 2 елда Татарстан Республикасының беренче Президенты кубогына узган ярышларның призерлары һәм спорт мастерлыгына кандидатлар. Аларга шуны раслаучы зачет кенәгәсе һәм значок тапшырылды.
Район башлыгы Илшат Нуриев менә тагын кемнәрне котлады. “Ялкын” журналы призына үткән ярышта 3нче урын һәм Ташкент өлкәсенең Чирчик шәһәрендә узган халыкара ярышларда 1нче урын алган Данил Галләмов. Ул 2023 елның Россия чемпионы. Мамадыштан Арча районы командасы 1нче урын алып кайтты. Шушы команда составында чыгыш ясаган егетләр: Раяз Сәләхетдинов, Радил Зыятдинов, Ранил Хәбибуллин, Ислам Ситдыйков, Альмир Мөхәммәтҗанов, Илсаф Йосыпов.
Казанда 2010-2011 елгы егетләр арасында “Сабантуй” журналы призына узган ярышта 1нче урынны алган Ильяс Искәндәров һәм Фәнис Фәсхетдинов. Егетләр икесе дә 2024 елның Россия чемпионнары.Шушы ярышның бронза медаль иясе һәм Зәй шәһәрендә узган Бөтенроссия ярышының көмеш призчысы – Аяз Фәйзрахманов.
Казанда 2006-2007 елгы егетләр арасында “Татарстан яшьләре” газетасы призына узган ярышта 2нче урынны алган Дияз Вәлиәхмәтов. Дияз ике тапкыр Россия чемпионы, спорт мастерлыгына кандидат. Шушы ярышның бронза медаль иясе, шулай ук Калининград шәһәрендә узган Бөтенроссия ярышының җиңүчесе Булат Шакиров.
Актанышта Татарстан Республикасының беренче Президенты кубогына узган ярышның чемпионы Руслан Әхмәдҗанов. Шушы ук ярышның бронза медаль иясе Әмирхан Фәйзрахманов.
Күңелле котлаулардан соң ярышлар башланып китте. Алар көне буе бик киеренке барды.
Барлык җиңүчеләргә медаль, грамота, бүләк-ләр, ә командаларга диплом һәм кубоклар тапшырылды. Һәр катнашучы кайнар ризык белән тукланды. Котлауларга без дә кушылабыз. Тренерлар Фәнил Һидиятуллин, Рәис Галиев, Фәнис Зарипов, Рамил Хәкимҗанов, Илүс Әскәров, Марат Сәләхов, Зөлфәт Хәйруллин, Марат Әхмәдиевка һәм көрәш-челәргә рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр!
Нәтиҗәләр:
32 кг:
Рамазан Гыйләҗетдинов (Арчаның 6нчы мәктәбе)
Фәнзил Мөхетдинов (Наласа)
Риназ Нурисламов (Курса-Почмак)
36 кг:
Раяз Миннуллин (Яңа Кырлай)
Самир Ахунов (6нчы мәктәп)
Әмир Әһлиуллин (Наласа)
40 кг:
Аяз Фәйзрахманов (Ашытбаш)
Руслан Әхмәдҗанов (АГ №5)
Вильдан Гарипов (Лесхоз)
45 кг:
Нияз Хәкимуллин (6нчы мәктәп)
Риназ Сибагатуллин (Урта Курса)
Азиз Мирзакасимов (Курса-Почмак)
50 кг:
Ильяр Мөхәмәтшин (6нчы мәктәп)
Алмаз Гыйззәтуллин (Наласа)
Айдар Хәйруллин (Кәче)
55 кг:
Әнгам Мөхетдинов (Наласа)
Радил Зыятдинов (Иске Чүриле)
Марат Хәсәнов (Иске Чүриле)
60 кг:
Ильяс Искәндәров (АСОШ №6)
Вәкил Әхмәтов (Лесхоз)
Риназ Шакирҗанов (Яңа Кенәр)
65 кг:
Рамил Әхмәдуллин (Кәче)
Азат Азамов (Кәче)
Жасурбек Мирзакасимов (Курса-Почмак)
70 кг:
Ранил Хәбибуллин (6нчы мәктәп)
Данил Галләмов (6нчы мәктәп)
Данир Әхмәдеев (Курса-Почмак)
80 кг:
Фәнис Фәсхетдинов (Лесхоз)
Радмир Абдуллин (Лесхоз)
Ислам Сөләйманов (6нчы мәктәп)
80кг +:
Илсаф Йосыпов (Лесхоз)
Алмаз Хуҗиев (Яңа Кенәр)
Кәрим Лотфуллин (6нчы мәктәп)
Мәктәпләр арасында:
1. Лесхоз мәктәбе
2. Арчаның 6нчы мәктәбе
3. Иске Чүриле мәктәбе
4. Казанбаш мәктәбе.
Рим Гарифҗанов