Октябрьдә районда Арча районы инвалидлар җәмгыяте тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясеннән эшләнмәләр конкурсы узды.
Конкурска өлкәннәр белән беррәттән, мөмкинлекләре чикләнгән балалар әти-әниләре, укытучылары, остазлары белән бергәләп яшелчә, җиләк-җимеш һәм төрле бөртекләрдән уникаль эшләнмәләр ясап, иҗат җимешләрен тәкъдим итте.
8 ноябрьдә Арча Укучылар сараенда конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Үз сәләтләрен күрсәткән барлык катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләр өчен тәмле ризыклар белән чәй эчү табыны да әзерләнгән иде. Инвалидлар җәмгыяте рәисе Илфат Хафизов чарада катнашучыларга, әти-әниләргә, оештыру эшләрендә катнашкан Укучылар сарае хезмәткәрләренә һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерде. Бүгенге көнгә чын бәйрәм төсмере биргәннәре өчен “игелекле тылсымчылар” дип атап, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә, “Кухня“ суши-бар хезмәткәрләренә аерым рәхмәт белдерде ул.
Бүләкләү барышында конкурска тәкъдим ителгән эшләнмәләрнең сурәтен зур экран аша күрергә мөмкин иде. Нәрсәләр генә ясамаган бай фантазия ияләре. Бакча нигъмәтләре тулы кабак-кәрзиннәр, башмак-ларга әверелгән кыярлар, үрдәк формасын алган кабак, бакча җимешеннән муенсага әйләнгән җимешләр дисеңме, хәтта вак орлыкларны бергә ябыштырып ясалган вазага кадәр бар! Һәр эшләнмә үзе бер шедевр!
Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгеннән социаль педагог Гүзәлия Вәлиева әзерләгән 5 бала да конкурста үз яшьләрендә җиңүчеләр булды. Педагог өчен үзе җиңгәннән дә куанычлы уңыш бу. “Үзәктә без балалар белән төрле материалдан курчак-лар ясыйбыз, – дип сөйли 25 ел районара тернәкләндерү үзәгендә эшләүче Гүзәлия Нургали кызы. – Текмибез, җепне чорнап ясыйбыз. Балаларга, җепне чорнаганда теләкләрегезне теләп чорнагыз, дим. Бервакыт бер бала, мин машина дип теләп чорнаган идем, без машина алдык, дип куанып килде. Шулай теләкләрне дә чынга ашыра ул кул эшләнмәләре. Үзәктә физкультура буенча да шөгыльләр алып барам. Ул өлкә буенча ел саен “Абилимпикс” чемпионатында катнашабыз, халыкара ярышларда 1, 2нче урыннар алу бәхете дә елмайды. Быел да Адел Садыйков 2нче урынга лаек булды. Инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Илфат Илшат улы белән бергәләп киңәшләшеп балалар өчен төрле ярышлар да уздырабыз. Узган кыш чаңгы ярышы уздырдык. Шулай ук әти-әниләр белән бергәләп эшлибез. Алар һәрвакыт ярдәм итә, төрле эшләнмәләргә материалларны да табалар, экскурсияләргә дә бергәләп йөрибез. Кышын балалар белән күбрәк үзәк стадионда чаңгы шуарга чыгабыз. “Арча” спорткомплексы администрациясе бушлай чаңгы бирә. Директорыбыз Гөлсинә Шәйхелисламова идеяләребезне хуплап, булышырга әзер тора. Ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт”.
“Минем фикеремчә, мондый конкурслар үткәрү мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социальләштерүдә зур роль уйный. Безнең Укучылар сараенда атнага ике тапкыр берәр сәгать дәвамында укытучыларыбыз мөмкинлекләре чикләнгән балаларга осталык дәресләре уздыра. 8 педагог бу изге эшкә үзләре теләп алынды. Биредә балалар бер-берсе белән аралаша, башка балаларны күрә, төрле шөгыльгә өйрәнеп кайта”, – ди Арча Укучылар сарае директоры урынбасары Айгөл Галәветдинова.
Розалия Сафина