Алар безнең иминлекне саклый

2024 елның 15 ноябре, җомга

Татарның тотып карамаса күңеле булмый, диләр. Минем дә район буенча эчке эшләр бүлегенең яңа бинасын эчкә кереп күрәсе килә иде

Аның җитәкчесе, полиция полковнигы Айдар Баһавиев экскурсия уздырырга вәгъдә иткән иде, рәхмәт, сүзендә торды.

– 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы эчке эшләр министры генерал-майор Дамир Сатретдинов кайтып яңа бинаны ачып китте, – диде Айдар Рашатович. – Ул коллективка  куелган бурычларны үтәүдәге  тырышлыклары өчен рәхмәт әйтте, бүләкләр тапшырды, уңышлар теләде. Яңа бинага килгәндә, ул бик тә уңайлы, якты, иркен, җылы, эшләү өчен бөтен шартлар бар.

– Әлеге бина төзелә башлагач төрле имеш-мимешләр дә ишетергә туры килде, имеш төрмә буласы, әллә ничә районга хезмәт күрсәтәсе икән...

– Нинди төрмә булсын! Бернинди төрмә юк монда. Хәзер менә керәбез, барын да үзегез күрерсез. Биредә безнең район бүлегенең бүлекчәләре генә урнашкан. Шартлар гаять уңайланды, элек бер кабинетта 4-5 хезмәткәр утыра иде. Хәзер һәр хезмәткәргә аерым кабинет, беркем беркемгә комачауламый. Менә өч катлы янкорманың коридорлары да нинди иркен.

Койманың биек булуына аптыраучылар да бардыр. Бина урнашкан җирнең авышлыгы бер баштан икенче башка 10 метрга җитә, рельеф шундый. Шуңа күрә койма да биек.

Тагын бер яңалык – миграция хезмәте шушы бинага күчте, элек алар нинди кысан шартларда эшли иде. Хәзер килгән кешегә дә уңай, керү юлы да аерым.

Айдар Рашатович музейга да алып керде. Анда төрле елларда эчке эшләр органнарының эшчәнлеген чагылдырган экспонатлар урын алган. “Бәлки кемдәдер андый ядкәрләр сакланадыр, аларны безнең музейга китерсәләр рәхмәт әйтеп алачакбыз“, – ди җитәкче.

Актлар залы бик иркен, якты. Үзләренең тирлары да бар хәзер. Гаражлар, территория яңартылган.

– Айдар Рашатович, районда хәлләр узган еллардагылардан аерыламы?

– Юк, хәл тотрыклы булып кала, әмма мошенникларга алданучыларның күп булуы борчый. Бу турыда кисәтеп, язып, әйтеп торабыз. Алар кармагына 20-45-50 яшьтәгеләр эләгә. Без андый җинаятьләрне ачабыз, җинятьчеләрне читкә барып та алып кайтабыз. Тагын бер тапкыр алданмагыз, таныш түгел номерларга җавап бирмәгез, сак булыгыз дип искәртәм.

Җитәкче мөмкинлектән файдаланып участок инспекторларын һөнәри бәйрәмнәре (17 ноябрьдә) белән котлады.

 

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International