ГТО (“Хезмәткә һәм оборонага әзер”) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы – массакүләм спортны үстерүгә юнәлдерелгән физик тәрбияләүнең норматив нигезе.
18 ноябрьдә Арча районы оешмалары хезмәткәрләре арасында ГТО фестиваленең беренче этабы узды. Биредә Арча педагогия көллияте, агросәнәгать көллияте, “Арча” спорт мәктәбе, район мәдәният һәм мәгариф идарәсе хезмәткәрләре тиешле нормативларны үтте.
Спорт чарасын район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әмир Вагыйзов ачты. “Бу фестиваль – ярыш түгел. Биредә спорт нормаларының тиешенчә үтәлүе мөһим. Фестивальдә катнашучы һәр оешмага рәхмәт сүзләрен җиткерәм”, – диде ул.
Оешма хезмәткәрләре кыска арага йөгерү, озынлыкка сикерү, йөзү һәм ату нормаларын үтәделәр. Фестивальнең икенче этабы гыйнвар аенда узачак. Ике этапны да тиешенчә үтүче иң алдынгы команда Арча районын республика күләмендә тәкъдим итәчәк.
Гөлнур Минһаҗева