Укучылар райондашларга юл йөрү куркынычсызлыгын искә төшерде

2024 елның 22 ноябре, җомга

Ноябрьнең өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл фаҗигасе корбаннарын искә алу көне. Бу дата 2005 елдан билгеләп үтелә. Быел ул 17 ноябрьгә туры килде.

Традиция буенча районның ЮХИДИ һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе искә алу көнендә ел да юлда йөрүчеләрне куркынычсызлык турында кисәтеп тора.

Шул уңайдан Арчаның 1нче мәктәбе ЮИД отряды һәм “Беренчеләр хәрәкәте” укучылары белән берлектә ЮХИДИ һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе шәһәр үзәгендә плакатлар белән тере инсталляция төзеп, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү турындагы чакыру белән чыктылар һәм җәяүлеләргә, машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге һәм юл хәрәкәтендә катнашуга җаваплы мөнәсәбәт турында искә төшерүче мини-плакатлар тапшырдылар. Алар барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркынычсыз юллар теләде. 

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, Арча районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе полиция майоры Рөстәм Хәкимов, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дәүләт бюджет учреждениесенең Арча районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова, 1нче мәктәпнең ЮИД отряды җитәкчесе Лилия Әхмәтгалиева, “Беренчеләр хәрәкәте” җирле бүлеге җитәкчесе Лия Ильина һәм укучылар катнашты.

 

Гөлнур Минһаҗева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International