Арчага Россия Герое кайтты

2024 елның 22 ноябре, җомга

“Ватан Геройлары вахтасы” Бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында Арча укучылары һәм студентлары Россия Герое Николай Ярцев белән очрашты

Очрашуны Николай Ярцев Арчаның 2нче мәктәбеннән башлады.

Биредә аны укучылар, мәктәпнең яшь армиячеләр отряды, ФОРПОСТ оешмасы һәм барабанчылар коллективы каршы алды. Герой мәктәп музее, яшь армиячеләр почмагы һәм укучыларны патриотик тәрбияләү ысуллары белән танышты. Шулай ук Арча Укучылар сарае коллективы Арчаның 2нче мәктәбе базасында “САФТА” балалар-яшүсмерләр спорт-патриотик мәйданчыгы” проектын күрсәттеләр. “Мондый проектлар үсеп килүче буында гражданлык позициясен формалаштыра һәм үз илең өчен горурлык хисе үсешенә ярдәм итә”, – диде Николай Ярцев.

Истәлекле чараның бизәге булып мәктәп укучылары катнашындагы концерт һәм 9-11 сыйныф укучыларының герой белән аралашуы булды. “Мәктәбебездә Россия Героен күрү, сезнең белән аралашу мөмкинлегенә ия булу – безнең өчен зур дәрәҗә. Бүген чын мәгънәсендә тарихи көн. Һәркемгә дә мондый бәхет насыйп булмый”, – диде директоры Гөлназ Гыйниятуллина.

Концерт укучылардан торган мәктәп хоры башкаруында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары белән башланып китте. Биредә яңгыраган җырлар, биюләр – барысы да илебез тынычлыгына һәм хәрби темага багышланган иде. Алып баручылар Россия Геройларының батырлыклары белән таныштырып, күңелләрдә горурлык, соклану һәм патриотлык хисләрен яңарттылар. 

Яшь армиячеләр отряды җитәкчесе Илдус Әскәров отрядның эшчәнлеге һәм җиңүләре белән таныштырды. Якынлашып килүче Ватан геройлары көне уңаеннан, бу бәйрәмнең тарихын сөйләп, хәрби хәрәкәтләрдә генә түгел, тыныч тормышта да батырлык эшләүнең мөһимлеген аңлатты ул.

Николай Ярцев укучыларны үзенең тормыш юлы һәм хәрби хезмәте белән таныштырды. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан вакыттагы очуларны, анда килеп туган куркыныч вакытларны, герой исемен алудагы батырлыгын – барын да тәфсилләп сөйләде ул.

Алга таба Николай Ярцев Арчаның 1нче мәктәбенә, педагогия көллиятенә һәм Гани Сафиуллин музеена юл алды.

Батырлык өчен – Герой исеме

Россия Герое, хәрби очучы, полковник Николай Ярцев 1963 елда Луганск өлкәсенең Лисичанск шәһәрендә дөньяга килә. Әфганстан, Таҗикстан, Чечен-Дагыстан чигендә хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Россия Федерациясе Президентының 2000 елның 6 маендагы Указы белән Төньяк Кавказ төбәгендә законсыз кораллы формированиеләрне бетергәндә гадәттән тыш хәлләрдә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Николай Ярцевка Россия Федерациясе Герое исеме бирелә һәм аңа “Алтын Йолдыз” медале тапшырыла.

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International