Бардыр бер авыл, аны Кече Төрнәле диләр
Мәзәкләр алар тормышта туа. Кече Төрнәле авылына кайтучы бер хатын-кыз (исемен әйтеп сөйлиләр) шул якка баручы машинага утыра. Үрнәк бистәсенә җитәрәк шоферга: “Әнә теге полосада туктарсың“, – ди. Кәефсезрәк чагы булганмы: “Кара син бу оятсызны, полосада туктарга куша бит!“ – дип сүгеп ташлый теге.
Чыннан да аптырарлык шул, авыл исемен күрсәткән язу да юк, урман полосасы артында, Казансу елгасының теге ягында авыл барлыгын үтеп баручы шофер каян белсен? Дөресен әйткәндә, районда да бу авылның исемен ишетсәләр дә, аның кайдалыгын белмәүчеләр аз түгелдер. Чөнки ул олы юлдан ерак булмаса да, аңа эләгүләре, бигрәк тә яз, көз, кышын үзе бер газап булган еллар бар иде. Юл газабының ни икәнлеген әлеге авыл халкы озак еллар үз җилкәләрендә татып яшәде.
Безнең хезмәттәшебез Розалия Сафина шушы авылдан. “Көтек буасы төзелгәнче Казансу елгасы тар һәм сай иде әле, – ди ул. – Җәяүлеләр өчен басма да бар иде, машиналар шарлавыклы урыннан чыгып йөрде. Хикмәтләр 1993 елдан, буа төзелгәч башланды, су күтәрелгәч йөрер юллар өзелде. Безнең әти белән Надир абый комбайн көпчәкләре камераларын кабартып икесен беркетеп көймә ясадылар. Буаны шуңа утырып кичә идек. Безнең абый нәрсә дә булса ясарга хирыс иде. Малмыжга барып көймәне ничек ясауларын карап кайтты, көймәне ясады, алар ясаган ике көймәне туздырдык“.
Болары кереш өлеше иде, Кече Төрнәлегә мин авыл халкының юллы булу шатлыгын уртаклашырга килдем. Авыл җирлеге башлыгы Васил Габделхаков яңа юлны да күреп китәрсең, дип чакырган иде. Ул үзе дә бик сөенгән, чөнки 17 авыл кергән җирлектә юл мәсьәләсе иң зур проблемаларның берсе инде.
Гомер-гомергә 30лап хуҗалыктан артмаган авыл бүген дә үзенең ныклыгын саклый. Матур-матур йортлар, төзек каралты-кура, калай коймалар биредә тырыш, эшчән кешеләр яшәвен күрсәтеп тора. Мөхәммәт Мәһдиев әйткәнчә, урман янында урнашкан халык тырыш була. Заманында данлыклы “Известия“ колхозына кергән бу авылны аның рәисе, Социалистик Хезмәт Герое Мирбат Хәстиев бик ярата торган була. Иң тырыш, эшчән комбайнчылар, тракторчылар шушы авылдан. “Бөтен игенне шулар җыеп бирә иде“, – ди шушы төбәктә ветеринария табибы булып эшләгән Мөхәммәт Шәрәфиев. – Алар Мирбат абыйның терәкләре иде“. “Ул бакча башларында күпме комбайн, трактор тезелеп торыр иде“, – дип искә ала хезмәттәшебез Розалия Сафина.
Мөхәммәт Шәрәфиев Кече Төрнәле белән янәшәдә генә булган (берсе тау астында, икенчесе тау өстендә) Дүртөйле авылында яши, Кече Төрнәленең һәр кешесен яхшы белә. Ветеринар буларак аңа Тылаңгыр белән Кече Төрнәле авыллары арасында урнашкан фермаларда еш булырга туры килгән. Анда элек эшләгән терлекчеләрне хөрмәт белән искә ала. Пычракта да, кар-буранда да күпме ара үтеп алны-ялны белми хезмәт иткән алар.
– Бу авыл кешеләре башкалардан түземлекләре, сабыр булулары белән аерылып тора, – ди авыл җирлеге башлыгы Васил Габделхаков. – Алар авырлыкларын үз көчләре белән җиңәргә күнеккән.
Әмма көч җитмәслекләре дә бар, мәсәлән, шул ук юл мәсьәләсе.
– Без бу турыда җитәкчелеккә элегрәк тә мөрәҗәгать итеп карадык, – ди Актаныштан килен булып килгән, кибетче булып эшләп лаеклы ялга чыккан Нәсимә Гаптрахманова. – Әмма безнең үтенечкә игътибар итүче булмады. Ә менә Илшат Габделфәртовичка рәхмәтебез чиксез, ул безнең үтенечне игътибар белән тыңлады һәм буа аша асылмалы күпер салдырды. Көймәләр белән газаплану бетте, ул күпер әле дә хезмәт итә.
Машиналар йөри торган Кече Төрнәле–Үрнәк юлына 2021 елда Күпербаш карьерыннан таш салалар. Халыктан акча җыеп әлеге юлның ике ягына 2022 елда агачлар утырталар. Быел Кече Төрнәледән Тылаңгырга кадәрге өлешенә яхшы сыйфатлы тимер юл ташы түшәлә.
Кем белән генә сөйләшсәң дә, һәркайсы район җитәкчесенә рәхмәт әйтә. Әти-әниләр Тылаңгыр белән Үрнәк арасына да (1 км чамасы) вак таш түшәлсә, бәлки балаларны мәктәпкә автобус йөртә алыр иде, дип өметләнә.
Авыл җирлеге башлыгы Васил Габделхаков Арча–Лесхоз юлында “Кече Төрнәле авылы“ дигән язу куябыз, ди. Бәлки әле шуннан соң автобус тукталышын да ясап куярлар. Сүз башындагы мәзәккә дә урын калмас, дип әйтүем.
Ильяс Фәттахов