Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналда һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә республика халкын #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясе финалына үткән якташыбыз Альберт Бикмуллин өчен тавыш бирергә чакырды.
"Якташыбыыз Альберт Бикмуллин- чын герой! Ел башында ул очраклы рәвештә ике балага куркыныч янавын күреп ала һәм ярдәмгә ташлана. Ул чагында да читтә калмый һәм сабыйларның гомерен саклап кала. Һәм бүген дә читтә түгел, МХО зонасында Ватаныбызны саклый», — дип искәртте ТР Рәисе.
Альберт «Ел гамәле» номинациясендә «Шәхес» номинациясендә #МЫВМЕСТЕ Халыкара Премиясенең федераль этабы финалистлары арасына кергән. Якташыбызга ярдәм итик! Нәкъ менә шундый геройлар җиңәргә тиеш!
"Альберт, бөтен республика синең җиңүеңә ышана! Без Татарстанның шундый уллары белән горурланабыз һәм синең өчен биргән тавышыбыз моны һичшиксез исбат итәчәк!"- дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
#МыВместе премиясе финалистлары өчен тавыш бирү 2024 елның 17 октябреннән 21 ноябренә кадәр dobro.ru да башкарыла.
Бүләкләү 5 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр Мәскәүдә узачак #МЫВМЕСТЕ Халыкара гражданлык форумында узачак. Җиңүчеләргә бүләкләрне гадәттәгечә Россия Президенты һәм дәүләтнең беренче затлары тапшыра.
#МЫВМЕСТЕ премиясенең максаты-Россиядә һәм дөньяда кешеләргә ярдәм итүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән проектларны тану һәм аларга ярдәм итү. Премия "Мәгариф" илкүләм проекты ярдәмендә үткәрелә (хәзерге хәлендәге башка илкүләм проектлар кебек үк, РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән).
Быелның июнендә А.Бикмуллин «Батыр» үзәгендә МХО зонасында хезмәт итү өчен контракт төзегән. Ул узган елның декабрендә Юдино бистәсендә нәни кызны коткаргач таныла. Ул вакытта Бикмуллин адекват булмаган казанлы тарафыннан бишенче кат балконыннан ыргытылган яшь ярымлык кызны тотып алган.