Хөрмәтле райондашлар!

2024 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты оешуга 30 ел тулуга багышланган «Заманча инновацион мәсьәләләр контекстында төбәк энциклопедистикасы» халыкара фәнни форумы кысаларында һәм  Арча муниципаль районы белән берлектә "Татарстан Республикасы муниципаль энциклопедияләрен әзерләү һәм бастырып чыгару"  проектын гамәлгә ашыру буенча 2024 елның 6 декабрендә Арча шәһәрендә "Муниципаль энциклопедияләр: методологик алымнар"  фәнни семинарын үткәрү планлаштырыла. Аның эшендә Россия төбәкләреннән килгән әйдәп баручы энциклопедия төзүчеләр катнашачак.

        Чара Арча балалар сәнгать мәктәбендә 10.00 сәгатьтә башлана.

       "Арча муниципаль районы" энциклопедиясен әзерләү буенча барлык кызыксынучыларны, шулай ук үзебезнең төбәк тарихына битараф булмаганнарны чарада катнашырга чакырабыз.  

                                                    Арча муниципаль районы администрациясе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International