Татарстан почта бүлекчәләрендә яңа ел почтасы эшли башлады

2024 елның 6 декабре, җомга

Яңа ел якынлаша, димәк, Кыш бабайга хат язарга вакыт, һәм Россия Почтасы бүлекчәләрдә махсус почта тартмалары урнаштырды инде. Декабрь буе алар тылсымчыга хат кабул итәләр. Хатларны Кыш бабайга аның үзгәрешсез адресына җибәрергә кирәк: 162390, Кыш Бабай йорты, Бөек Устюг, Вологда өлкәсе. Яшь җибәрүчегә ярдәм кирәк булса, почта хезмәткәрләре хатны ничек дөрес язарга: адрес юлларын тутырырга, марка ябыштырырга икәнен сөйләрләр. Әгәр җавап аласы килә икән, үзеңнең тулы кире адресыңны һәм индексыңны күрсәтергә кирәк. Кышкы тылсымчыга юлламаларны иң гади почта тартмаларында кабул итәләр. Декабрь дәвамында почта хезмәткәрләре һәр көнне Яңа ел почтасын сортларга аерып, аны Яңа ел тылсымчысы резиденциясенә җибәрәчәк. "Һәр декабрь почта тылсым белән тула, стандарт бурычлардан тыш, без мөһим Яңа ел миссиясен үтибез — Кыш бабайга хатлар илтәбез. Тормышта әкияткә һәм теләкләрне тормышка ашыруга урын калуы безгә бик күңелле! Яңа ел алдыннан котлаулар, хатлар һәм открыткалар ташкыны да арта, аларны кешеләр үз туганнарына һәм яратканнарына илнең барлык почмакларына, ә кайчакта күрше урамга да җибәрәләр», — дип Россия Почтасының тышкы коммуникацияләр блогы директоры Екатерина Куманина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International